Новости
28 Августа , 11:07

Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә

Балалар иҗаты үзәгенең  өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Фәтхинурова  36 ел дәвамында  кыз балаларны дөнья көткәндә  иң кирәкле кул эше— тегәргә өйрәтә. Кайчандыр тегү серләренә өйрәнгән укучыларының  кызлары да аның кулы астында шушы һөнәрне үзләштерергә өлгергән. Озак еллар башкарган хезмәте быел мул җимеш биреп, югары бәһаланды.

Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтәДөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә

Элек-электән татар халкында кыз һәм ир балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтергә омтылганнар.  Ир бала 4-5 яшеннән чүкеч тотып әтисе янында кайнашкан, аңа тегесен-монысын китереп биргән, нәрсәдер каккан,төзәткән. Кыз балаларны исә 5-6 яшьтән аш пешерергә, токмач кисәргә, кул эшләренә өйрәтергә тырышканнар.  Кул эше белгән кеше бервакытта да отылмый да, тотылмый да. Кайчандыр үзләре  Миләүшә  Фәтхинурова кулы астында тегәргә өйрәнгән кызлар бүген инде үзләренең нарасыйларын аңа һөнәр үзләштерергә китерүләре күп нәрсә турында сөйли. Миләүшә Фәтхинурова ике буын укучыларын тегү серләренә өйрәткән.

... Миләүшә Ринат кызы Текән авылында туып-үскән. Әнисе Луиза Газиз кызы бар гомерен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган кеше. Әтисе —Ринат Фаиз улы зоотехник була.  Миләүшә  кечкенәдән кул эшләренә әвәс булып үсә. 

—Бәләкәй чагымнан кул эшләрен яраттым. Минем әтием үзе бәяләйләр тегә иде. Мине дә тегәргә  әтием өйрәтте.  Ул  бик акыллы, йомшак күңелле кеше иде. Башлангыч сыйныфларда  укыганда үземә алъяпкычлар тегеп кигәнем хәтердә.  Түбән Сикияз мәктәбендә укыган вакытта интернатта яшибез. Буш вакытымда күлмәк бәйләп кидем. Ул чорда магазиннарда сатып алырга кием-салым да юк чак, —ди ул.

Туган авылы Текәндә — сигезъеллык, Түбән Сикиязда 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Миләүшәдә  кайда укырга барырга, нинди һөнәр сайларга  дигән сорау тумый. Ул Уфа сервис технология институтына укырга юллана. Ике туган апасы шул уку йортын тәмамлаган була. Конкурс зур була,  әмма кызда потенциал, фантазия  барлыгын күрәләр.  Кием җитештерү инженеры һәм дизайнеры белгечлеге үзләштергәч, ул туган якларына эшкә кайтырга карар итә.

1990нчы елда Пионерлар йортында аның  хезмәт юлы башлана. Ул вакытта Расих Акберов биредә директоры була.   “Кисеп тегү” түгәрәге оештыралар, 4 тегү машинасы сатып алалар.

Балалар түгәрәккә  теләп йөри. Алты төркем, төркем саен 15шәр укучы.  Укучылар белән берлектә теккән әйберләрне  авылларга барып  сатып акча эшләгән чаклары да тарихка кереп калган. Шул акчага янә материал сатып алалар. Кызлар белән бергә, тегәргә ир балалар да йөри. 

 Магазиннарда сайлап алу мөмкинлеге юклыгы  кием– салымның ниндие бар — шунысын  кияргә мәҗбүр итә. Ә кызларның бигрәк тә матур итеп киенәсе, аерылып торасы килә. Миләүшә Ринат кызы “Бурда”, “Мода” журналларын яздырып ала, андагы эскизлар буенча киемнәр тегәргә өйрәтә.  “Балалар  үзләре теккән әйберләрне өйгә алып кайтырга ярата, осталыгын озак көттерми якыннарына күрсәтәсе килә. Бу алар өчен табигый. Шунлыктан түгәрәктән соң да калып тегү гадәти күренешкә әверелә”, —ди ул. 

2000—2013нче елларда  Миләүшә Ринат кызы Иске Балтач 2нче урта мәктәбенә производство практикасы мастеры итеп эшкә күчә. Эш урыны, исеме үзгәрсә дә аның асылы шул ук кала, ул кызларны тегү серләренә өйрәтә.  

 2013нче елда ул кабатттан Балалар иҗаты үзәгенә кирегә кайта.  “Кием модельләштерү” түгәрәге ача. Укучылар үзләре  теге яки бу киемнең модельләрен  уйлап чыгара, үзләре кисә, тегә. Тегү машиналар сатып алалар.  Кызларның барысы да диярлек үзләренә кием тегәргә омтыла. Монда бер эш икенчесен кабатламый.  Фатназия эшкә  “җигелә”. Чәмләнеп иҗат итеп яшиләр, яңалык үзләштерәләр.

Тырыш хезмәт тиз арада гына югары бәһага бирми. Әмма алар артка чигенергә яратмый. Быел Миләүшә Ринат кызының укучылары югары уңышлары белән бер-бер артлы сөендерде педагогны.  Иске Балтач 2нче урта мәктәбе укучысы Элина Нәбиева   укучылар арасында технология буенча оештырылган Бөтенроссия олимпиадасында катнашып, региональ этапның  җиңүче-призёры була. Элина Нәбиева озак еллар шушы түгәрәктә шөгыльләнеп, тегү серләренә, аның нечкәлекләренә өйрәнгән.  Проект эшләп, аның  Уфада яклаган, теория буенча тест эшләгән. Район тарихында технология буенча мондый дәрәҗәдәге олимпиадада  җиңү тәүге тапкыр.  Әмма бу җиңүдән дә бигрәк һөнәрле булу алтынга тиң. Бүгенге көндә Элина үзенә күлмәкләр, сумкалар тегә, челтәрләрне, чалбарларны кыскарта, кисү, тегү эшен — барысын да үзаллы  башкара.

 Миләүшә Фәтхинурованың  укучылары ун ел дәвамында  Вячеслав Зайцев  исемендәге  Бөтенрусия конкурсында катнашалар. Ике ел берниниди уңыш  елмаймады, диләр алар. Әмма шушы бәйгеләр тәҗрибә туплау, калганнардан өйрәнү өчен  кулай була. Ары таба  алар төрле номинацияләрдә җиңү яуйлыйлар.  Унбиш балага бер стильгә ярашлы киемнәр тегеп, подиумга чыгып шуларны күрсәтәләр. Заманча, этно стильдә киемнәрне  дәрәҗәле жюри, модельерлар бәһалый.  Узган елда “Зур тәнәфес” номинациясендә икенче урын яулаганнар алар.

Яшь рәссам-модельерларның “Солнечный круг” Бөтенроссия конкурсында катнашып, “Модная штучка”  номинациясендә икенче урын алуга ирешкәннәр. Шушы конкурста меңнән артык коллекция жюри хөкеменә тәкъдим ителгән. Чиләбе, Ульяновск, Пермь, Омск һәм башка шәһәрләр белән берлектә райондашларыбыз үзләрен сынаган.  Безнекеләр авыл җирендә яшәп, иҗат  иткән бердән-бер команда була. Билгеле модельерлар балалар иҗаты үзәгенең коллекциясенә югары бәһа бирә. "Коллектив белән берлектә  арыш капчыкларын авыллардан эзләп алып, юып, чистартып, бер стильдә 9 баланы киендереп алып бардык. Натураль материаллардан ясалган коллекция зур кызыксыну уятты",— диләр алар.

 Әлбәттә, шундый җиңүләр артында уртак хезмәт, ата–аналар белән бер фикердә эшләү, максатчанлык кебек сыйфатлар ята

—Бергәлектә, бердәмлектә эшләгәндә генә шундый җиңүләргә ирешергә мөмкин. Миләүшә Ринат кызы балаларны, ата–аналарны  туплап, уртак фикергә китерә ала.  Максатчан кеше, башлаган эшен ахырга кадәр җиткерә. Гомумән, ул зәвык белән киенә, ә балалар матур, үзен  караган кешене ярата, педагогка карап, аның кебек буласылары килә. Тагын да планнарыбыз, киләчәккә уйларыбыз  күп, аларны тормышка ашырырга язсын ,— ди  балалар иҗаты үзәге директоры Илүзә Нәбиева.  

Шунысы шатлыклы, Миләүшә Ринат кызының  ике укучысы— Розалина Сафина һәм Ләйлә Ханова  аның юнәлешен сайлап, уңышлы гына укып йөриләр.

Бөтенрусия конкурсларда җиңү яулау, әлбәттә, зур тырышлык, мәртәбә.

Ә дөнья көткәнкәндә һәр хатын-кызга кирәкле һөнәргә ия булу —гәүһәрле булуга тиң.

Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Дөнья көткәндә иң кирәкле һөнәрләрнең берсенә өйрәтә
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас