

Мөселман дөньясы Мәүлид аена аяк басты. Рабигуль-әүвәл аеның 12се - ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган.
Бу көнне нинди догалар укырга, нинди гамәлләр кылырга кирәклеге хакында Нәсимә Сафина сөйләде.
Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла.
Мәүлид бәйрәме апалар әзерләп алып килгән тәмле ризыклыр белән чәй эчү белән тәмамланды.
Чыганак: Мата авыл клубы сайты.