

Кайбер һөнәрләрне гаиләдә сайлыйлар, диләр. Ә кайбер һөнәрләр буыннан-буынга күчеп, гаиләнең тормыш рәвешенә әверелә. Гаскаровлар гаиләсендәге укытучылык та шундыйлардан. Аның тарихы бер гасырдан артык вакытка сузылып, бүген дә дәвам итә. Бу династиянең хәзерге вәкилләренең берсе — Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ридаль Гаскаров.
Аның гаиләсендә укытучы һөнәре беркайчан да гади эш урыны гына булып саналмаган. Балалар белән аралашу, аларга белем бирү, үзең дә һәр көн яңалыкка омтылу — гаиләдәге өлкәннәрдән яшь буынга күчкән кыйммәтләрнең бер өлеше. Ридальнең бүгенге хезмәтенә караганда, бу традициянең аның тормышында да ныклы урын алуы күренә.
Тамырлары — XIX гасырга
Гаскаровларның педагогик династиясе тамырлары белән XIX гасырга барып тоташа. Бу озын тарихның башында Гәбделхак Гарифулла улы Гарифуллин тора. Замандашлары аны белемле, киң күңелле, юмарт һәм ярдәмчел кеше буларак хәтерендә калдырган.
Вакытлар үзгәрә. Революциядән соңгы елларда аның балалары да тормышларын мәгариф өлкәсе белән бәйли. Олы кызы Мөэминә Габделхакова Бөек Ватан сугышы елларында ясле курсларында белем алып, балалар бакчасында эшли. Аның абыйлары сугыш тәмамланганнан соң Бөре шәһәрендәге укытучылар институтын тәмамлап, лаеклы ялга кадәр мәктәптә үз гомерләрен багышлыйлар.
Алар арасында Әхвәс Габделхаков та була. Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, аның күкрәген күп кенә орден-медальләр бизи. Аның тормыш иптәше Фәйхүнә Таһирова да башлангыч сыйныф укытучысы була. Ә икенче абыйсы Лотфулла Габделхаков педагог хезмәтен спорт белән дә бергә алып бара. Республика һәм ил күләмендәге ярышларда катнашып, зур спорт уңышларына ирешә. Аның тормыш иптәше Нина Нигъмәтҗан кызы исә чит телләр укыта. Кызлары Лира Субушева да укытучы һөнәрен сайлый. Ул Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта.
Шулай итеп, бер гаиләдә педагогик традиция бер буын белән генә чикләнми. Һәр буын үз өлешен кертеп, аны алга алып бара.
Әнидән башланган юл
Гаскаровлар гаиләсендә укытучы һөнәренең тагын бер ныклы таянычы — Алия Мотахар кызы.
— Энекәшем белән безнең өчен иң төп укытучы — әниебез. Гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле, тыйнак һәм таләпчән, әмма гадел укытучы ул, — ди Алия Гаскарованың кызы Айгөл Габдрахманова.
Алия Гаскарова педагогик хезмәт юлын XX гасырның 80нче елларында Курач урта мәктәбендә башлый. Ул вакытта аңа нибары 20 яшь була. Соңрак район мәктәпләрендә тел белгече булып эшли, берничә ел Көнтүгеш урта мәктәбендә уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара.
Аның хезмәт юлында уңышлар да шактый. “Самый классный-классный” конкурсында катнашып, “Перспектива һәм илһам” номинациясендә җиңү яулый. Укучылары район һәм республика күләмендәге төрле конкурсларда үзләрен күрсәтә.
Укытучы өчен моннан да зуррак нәтиҗә бармы икән? Үзең өйрәткән бала белемгә омтылса, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнсә, бәйгеләрдә үз көченә ышанып катнашса — педагог хезмәтенең чын нәтиҗәсе шул түгелмени?
Бүген Алия Мотахар кызы лаеклы ялда. Бакча үстерү, чәчәкләр утырту, оныклар белән мәш килү аның көндәлек тормышының матур өлешенә әверелгән. Әмма мәктәп еллары, укучылары һәм педагогик хезмәткә бәйле истәлекләр аның тормышында үз урынын саклый.
Алия Гаскарованың элеккеге укучылары да аны җылы сүзләр белән искә ала. Аның арасында мин дә бар. Штәнде урта мәктәбендә аның дәресләрендә утыру, рус теле һәм әдәбиятының матурлыгын аңларга өйрәнү бәхете тиде. Ул фәнен яратуы белән укучыларын да кызыксындыра белә иде. Әдәби әсәр геройлары, аларның язмышлары, телнең мөмкинлекләре турында сөйләгәндә, дәрес гадәти дәрес кысаларыннан чыга сыман тоела иде.
“Мин дә шулай эшлисем килде”
Әнинең хезмәте балаларга гына түгел, үз балаларына да тәэсир итми калмаган. Алия Мотахар кызының кызы Айгөл Габдрахманова да педагогик юлны сайлый.
— Мин ничек укытучы булдыммы? Кечкенә вакыттан бирле, күпме үземне хәтерлим, дусларым белән “мәктәп” оештырып, уйнарга ярата идем. Әнинең укучылар дәфтәрләренә кызыл ручка белән билгеләр куюын күзәтү миңа аеруча кызык иде. Минем дә шулай эшлисем килде, — дип елмаеп искә ала ул.
2005нче елда Айгөл Хәнәс кызы Бөре шәһәрендәге педагогика академиясенең филология факультетына укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, хезмәт юлын Уразай авылы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый. Бүген ул Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә эшли.
Аның профессиональ уңышлары да аз түгел. “Самый классный-классный” конкурсында “Яшьлек һәм перспектива” номинациясендә җиңү яулый. 2018нче елда Уфада узган “Педагог-вокалистлар” конкурсында III урынга лаек була, шул ук елда “Яшь килен” республика конкурсында II урын ала. 2021нче елда рус теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабында җиңеп, республика этабында дипломант була.
Димәк, бер гаиләдә укытучы һөнәр генә түгел, ә үзеңне һәрьяклап үстерүгә омтылыш та буыннан-буынга күчә.
“Укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим”
Бу гаилә традициясен бүген дәвам итүчеләрнең берсе - Ридаль Гаскаров.
Штәнде урта мәктәбен тәмамлагач, ул Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалындагы социаль-гуманитар факультетка укырга керә. Студент елларында югары стипендия алып укый, өч тапкыр Президент стипендиясенә лаек була. Республика югары уку йортлары студентлары арасында үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннар яулый.
Ләкин аның студент тормышы уку белән генә чикләнми. Ридаль Бөре шәһәрендәге “Өмет” халык театр-фольклор студиясендә актив шөгыльләнә. “Студент язы”, “Бәллүр сандугач” кебек бәйгеләрдә катнашып, республика һәм төбәкара конкурсларның лауреаты һәм дипломанты була. Аның бәрхет баритон тавышын да тамашачылар яхшы хәтерли.
Югары белем белән генә чикләнмичә, Ридаль укуын Уфада магистратурада дәвам итә. Бу чорда фәнни журналларда мәкаләләре дөнья күрә, халыкара фәнни конференцияләрдә катнаша. Магистратурада белем алуы белән бергә Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укыта башлый. Бүген ул аспирантурада да белем ала.
Педагогик эшендәге җиденче елына аяк баскан Ридальнең укучылары да инде шактый нәтиҗәләргә ирешкән. Алар төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Укытучы өчен укучысының уңышы — үз хезмәтенең иң ачык бәһаләренең берсе.
— Укытучы булып кына эшләмим, ә укытучы булып яшим мин. Минемчә, балалар белән эшләү — зур бәхет. Алар гына чын күңелдән ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала, — ди Ридаль.
Мәктәптән тыш та — бергә
Гаскаровларның уртаклыгы мәктәп белән генә чикләнми. Районның иҗтимагый тормышында да аларны еш күрергә мөмкин. Төрле чараларда бергә катнашалар, җырлыйлар, иҗат итәләр.
Ридаль һәрвакыт иҗат “утында” кайный. Күптән түгел ул үзе иҗат иткән һәм башкарган “Укытучы мин”, “Веста” җырларына клиплар төшерде. Бу да аның шәхесенең бер үзенчәлеген күрсәтә: тарих укытучысы, тикшеренү белән шөгыльләнүче яшь галим, иҗатчы һәм, иң мөһиме, балалар белән эшләүне үзенең төп миссиясе дип санаучы педагог.
— Кеше ике очракта бәхетле була, диләр. Әгәр ул эшенә барганда да, өенә кайтканда да бәйрәмгә барган сыман йөрсә. Шушы сүзләр дөрес икән, мин үземне бәхетле дип чын күңелдән әйтә алам. Мәктәпкә килү белән балаларның “Исәнмесез!” дип каршы алуы, аларның дәрескә мөнәсәбәте күңелемә дәрт өсти, яңа үрләр яуларга өнди, белемемне арттырырга этәргеч бирә. Укытучы үз өстендә эшли икән, укучылары да алга омтыла. Шулай итеп, без бер-беребезгә терәк булып, белемебезне арттырабыз, яңа ачышлар ясыйбыз, — ди Ридаль Хәнәс улы.
Гаскаровлар гаиләсенең тарихына күз салганда, педагогик династиянең асылының һөнәр исемендә генә булмавын аңлыйсың. Монда — балаларга хөрмәт, белемгә тугрылык, үз эшеңә җаваплылык һәм һәр буынның үзеннән соң килүчеләргә юл күрсәтергә омтылышы.
XIX гасырда башланган юл бүген Иске Балтач мәктәбендә дәвам итә. Әлеге гаиләнең яшь вәкилләре әле һөнәри юлларын гына башлап җибәргән. Димәк, Гаскаровларның педагогик тарихына яңа исемнәр, яңа укучылар һәм яңа җиңүләр өстәлер өчен алда әле еллар бар.
Чөнки чын династия — үткән белән горурлану гына түгел. Ул ата-бабалардан килгән яхшы традицияләрне саклап, аларны үз чорың таләпләренә яраклаштырып, киләсе буынга тапшыру. Гаскаровлар гаиләсендә бу юлның дәвамы бар.