Новости
26 Августа , 15:58

Хөрмәт белән хаклы ялга озаттылар

Бүген, 26 август көнне, район мәдәният сараенда узган укытучыларның август киңәшмәсендә озак еллар мәгариф тармагында көч салган райондашларыбызны, меңләгән укучыларга аң-белем биргән педагогларны хөрмәтләп хаклы ялга озаттылар.

Хөрмәт белән хаклы ялга озаттыларХөрмәт белән хаклы ялга озаттылар
Хөрмәт белән хаклы ялга озаттылар

Хаклы ялга китүчеләрнең һәммәсе бар булмышын укучылар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган. Аларның күбесе 40 - 45 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган.

 Аларның укучылары төрле тармакларда намуслы хезмәт итә.  Тырыш хезмәтләре өчен бүген җитәкчеләр аларга рәхмәт белдерде.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Эльза Вәлинурова,

район үзегенең 2нче урта мәктәбенең  башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйрүзә Шәрифҗанова,

Иске  Тимкә мәктәбенең  хезмәт дәресе һәм физик тәрбия укытучысы Рифгать Исламшин,

шул ук мәктәпнең инглиз теле укытучысы Лилия Сәитова,

балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нәсимә Әминева,

Сәйтәк урта мәктәбе укытучысы Миләүшә Хәсәновалар хаклы ялга киттеләр.

  

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас