Новости
26 Августа , 11:29

БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды

Бүген Балтач районына эш сәфәре белән килгән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов һәм Уфа шәһәре шәһәр округы Советы рәисе Марат Васимов районның авылларында да булып, төзекләндерү, юллар һәм тарихи мирасны саклау белән бәйле мәсьәләләр белән таныштылар.

БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булдыБР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды
БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды

Бүген Балтач районына эш сәфәре белән килгән Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов һәм Уфа шәһәре шәһәр округы Советы рәисе Марат Васимов районның авылларында да булып, төзекләндерү, юллар һәм тарихи мирасны саклау белән бәйле мәсьәләләр белән таныштылар.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев кунакларга “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында башкарылган һәм дәвам иткән эшләр турында сөйләде. Алар Иске Балтач авылындагы Җиденче һәм Үзәк урамнарында төзелә торган аллеяда булдылар. Әлеге территорияне төзекләндерүне район халкы 2025нче елда Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү барышында сайлаган иде.

Проект кысаларында биредә асфальтланган тротуар төзү, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру, урам яктырткычлары кую, видеокүзәтү системасы булдыру, территорияне яшелләндерү каралган. Көньяк микрорайонында әлеге эшләрнең тормышка ашырылуы аеруча мөһим. Яңа аллея социаль объектларга, шул исәптән “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексына, башлангыч мәктәпкә һәм балалар бакчасына бару юлын хәвефсезрәк итәчәк. Авыл җирендә мондый уңайлыкларның әһәмияте аеруча зур: балаларның мәктәпкә һәм балалар бакчасына, өлкәннәрнең социаль объектларга имин барып җитүе көндәлек тормышның мөһим өлеше.

Ары таба кунаклар Ялангач авылы халкы белән очрашты. Биредә халыкны борчыган төп мәсьәлә – юллар. Ялангачлылар үзләрен борчыган проблеманы кунакларга җиткерде. Очрашу барышында юл мәсьәләсе буенча фикер алышынды, якын киләчәктә аны төзекләндерү буенча эшләр башкарылачагына ышаныч белдерелде.

Эшлекле очрашулар барышында шулай ук Иске Тимкә – Богдан һәм Түбән Карыш – Начар авыллары арасындагы юлларны ремонтлауны дәвам итү мәсьәләсе дә каралды. Кунаклар Богдан авылындагы “Себер тракты” туган якны өйрәнү музеенда да булдылар.

Богдан авылы Себер тракты яки  халык теле белән әйткәндә  “Әби патша юлы” узган бай тарихлы авылларның берсе. Өч йөз элек  каторжаннарны Бөре якларыннан Көнгергә кадәр шушы юл буйлап алып барганда Богдан авылы аша узганнар.  Шул чорның яшәешен, вакыйгаларын чагылдыру йөзеннән биредә музей булдырырга карар итәләр. Уй-планнарны тормышка ашыру өчен финанс хәл ягы да уңай хәл ителә. Балалар иҗат үзәге директоры Илүзә Нәбиева җитәкчелегендәге  “Балтач энҗеләре” коммерцияле булмаган автоном оешмасы Мәдәни инициативалары фондының грант конкурсында “Себер тракты музеен булдыру” проекты белән җиңү яулый. Бүген музей районның тарихи үткәнен барлау, саклау һәм киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә эшләүче мөһим урыннарның берсенә әверелә.

Эш сәфәре барышында кунаклар районда тормышка ашырылучы проектлар белән танышып кына калмый, авыл халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләрне дә ишетте. Төзекләндерү, юллар, социаль объектлар һәм тарихи мирасны саклау – авылларның уңайлы һәм тотрыклы үсеше өчен мөһим юнәлешләр. Бүгенге очрашуларда күтәрелгән мәсьәләләр алга таба эштә дә игътибар үзәгендә булыр дип көтелә.

БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды
БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды
БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды
БР Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов Балтач районында булды
Автор:
Читайте нас