Новости
26 Августа , 16:18

Балтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелды

Бүген, 26 август көнне, район мәдәният сараенда үткән укытучыларның август киңәшмәсендә узган уку елына йомгак ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде. Мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге аерым бәһа алды.

Балтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелдыБалтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелды
Балтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелды

Узган уку елының нәтиҗәләре   һәм яңа уку елына әзерлек буенча да йомгаклар ясалды. Яңа уку елына иң яхшы әзерләнгән өчен — Иске Уразай мәктәбе,  укучыларның җәйге ялын һәм  савыктыру кампаниясен  иң яхшы оештырган өчен — Иске Балтач 1нче урта мәктәбе,  профориентация эше буенча бердәм модельны тормышка ашырганы өчен — Иске Балтач 2нче урта мәктәбе,  спорт эшен яхшы дәрәҗәдә оештырган өчен — Түбән Иванай мәктәбе,  тәҗрибә эше участокларын иң яхшы оештырган өчен — Сәйтәк урта мәктәбе, патриотик тәрбия эшен югары дәрәҗәдә  оештырган өчен Штәнде урта мәктәбе коллективлары хөрмәтләнде. Балалар бакчалары арасында яңа уку елына яхшы әзерләнгәне өчен “Буратино” балалар бакчасы аерым билгеләнде.

Котлаулардан соң укутычылар үзләренең тәҗрибәләреннән чыгып, төрле темаларны яктырткан докладлары  белән  чыгыш ясадылар. Иске Балтач урта мәктәбенең психологы Гүзәл Вәлиева, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Хәмәтьярова,  Түбән Сикияз урта мәктәбеннән Елена Закироваларның чыгышын күпләр кызыксыну белән тыңлады.

 Быелгы елның август киңәшмәсе “Киләчәк— бүгенгедә. Балтач районының мәгариф өлкәсендә яңа мөмкинлекләр” дигән темага багышланды. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова нәтиҗәләр тик үзебезнең тырышлыктан, яңалыкка омтылуга бәйле дигән фикерен җиткерде. Ул  узган уку елы эшчәнлегенә тулы анализ ясады. Бердәм дәүләт имтиханнарын  һәм  9 сыйныфтан соң сынауларны укучыларны ничек үткәннәрен хакында тәфсилләп сөйләде. Югары балларга тапшырган укучыларны һәм аларның остазларын аерым билгеләде. Инженер-техник юнәлештә белем алырга теләк белдерүче укучыларның артканлыгын саннар белән дәлилләде. Уңышларга һәм кимчелекләргә аерым тукталды.

 Агымдагы елның 20 июлендә ил Президенты Владимир Путин кул куйган 498нче указ һәм агымдагы елның 21нче августыныда  БР Башлыгының указы укытучы абруен  күтәрүдә зур адым булачагын ассызыклады ул. Укытучы бар булмышын  эшенә багышлый,  үз чиратында мөгаллимнәр  дә дәүләт тарафыннан якланырга тиеш, дигән фикерен җиткерде ул.

  Мәгариф системасындагы матур традицияләрне дәвам итеп, яңалыкларны үзләштереп алга барырга, тырышып эшләргә чакырды районның мәгариф бүлеге начальнигы.

Балтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелды
Балтачта узган укытучыларның киңәшмәсендә йомгак ясалды, бурычлар куелды
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас