Новости
26 Августа , 15:22

Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр

Бүген, 26 август көнне, район мәдәният сараенда узган укытучыларның август киңәшмәсендә актив, алдынгы карашлы педагогларны хөрмәтләделәр.

Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәрБалтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр

Август киңәшмәсендә мәгариф тармагында озак еллар көч салган укытучылар хөрмәтләнүе матур күренеш.

Быел да бүләкләнүчеләр күп булды.

 Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рәфинә Бакировага “Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

 Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилиана Акберова, Шәвъяды мәктәбе директоры Гөлнара Галләмова, Түбән Иванай урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валерия Саитова, Штәнде урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Фассаховаларга БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизовның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 Район үзәгенең  1нче урта мәктәбенең физик тәрбия буенча укытучысы Эльвира Хаҗиева БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал  Кильсенбаевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Фәнзәт Әхмәтов “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

 Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Флорида Борхановага, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Зифа Разетдиновага, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Харисовага БР Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары  тапшырылды.

 Имтиханнар тапшыру пунктының  җитәкчесе Гөлнара Аллаярова һәм  шушы пунктның техник белгече Гөлшат Юнысовалар  БР Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләнделәр.  

 Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Фәтхинурова, “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Шәйнурова, Түбән  Иванай урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рудислав Беляев, “Белоснежка” балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Ульданова,  Илекәй авылындагы “Чебурашка” балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Ахунова, Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Сабирова, Түбән Сикияз урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Филүсә Габдуллина, район мәгариф бүлеге методисты Алия Дәүләтшиналар мәгариф өлкәсендә  озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәре өчен район Хакимиятенең Мактау грамоталарына лаек булды.

 Шулай ук август киңәшмәсендә Бөтенрусия олимпиадаларының региональ этабында  җиңүче булган, призлы урын яулаган  укучылар да хөрмәтләнде. Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Юлия Пушкарская хокук фәне буенча  Бөтенрусия олимпиадасынң республика этабы призёры.  Элина Нәбиева технология буенча  Бөтенрусия олимпидасының  республика этабында һәм  татар теле һәм әдәбияты буенча регионара  олимпиадада призлы урыннар яулаган.  Югары Карыш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Элиза Ханнанова  татар теле һәм әдәбияты буенча регионара  олимпиаданың призёры. Аларның остазлары да киңәшмәдә хәрмәтләнде.  Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилиана Акберова, балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Миләүшә Фәтхинурова, Югары Карыш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рита Кашфуллиналарга  Балтач районы Башлыгының грантлары тапшырылды. 

Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илшат Яхин, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Валентина Гарейшина, район үзәгенең 2нче урта мәктәбенең башлангыч  сыйныфлары укытучысы Зоя Хаматова, Югары Карыш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Абдулвәлиева, Тучыбай мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Гафурова, район үзәгендәге “Буратино”, “Кояшкай” балалар бакчалары  тәрбиячеләре Илмира Хиҗәпова, Алсу Шайдулловалар, Иске Уразай мәктебенең хезмәт дәресе укытучысы Рәдиф Зарипов, район үзегенең 1нче урта мәктәбенең математика укытучысы Фәнзәви Мөниров, Югары Карыш урта мәктәбенең технология дәресе укытучысы Лилия Фәүзетдиновалар  район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Балтачта укытучыларның август киңәшмәсендә алдынгы педагогларны хөрмәтләделәр
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас