

Педагогларның традицион август киңәшмәсе укытучылар, мәктәп коллективлары, балалар бакчалары тәрбиячеләре көче белән әзерләнгән күргәзмәне тамаша кылудан башланды. Быел ул белем учакларының бай тарихын, үткәнен чагылдырды. Киләсе елга белем учакларының уңышлары, тырыш һәм максатчан укытучылары, укучылары турында мәгълүмат туплап күргәзмә булдырырга ниятлиләр.
Иң тәүдә конференциядә катнашучыларны Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең “Яшь барабанчылар” отряды сәламләде. Шаймуратовчылар Русия, Башкортстан, Балтач районының флагларын залга алып керде. Килгән кунакларга, залда утыручыларга Русия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның чыгышын тәкъдим иттеләр. Укытучыларның һәм укучыларның хәвефсезлеге, педагогларның хезмәт хакы, укытучы абруе, укучыларның өйгә эше һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында сөйләде ул.
Ары таба укытучыларны район мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Шәймөхәмәтова сәламләп, килгән кунаклар белән таныштырды. Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Рөстәм Газизов, Уфа шәһәре шәһәр округы Советы рәисе, “Уфа шәһәре инвестиция-төзелеш комитеты” махсуслаштырылган застройщик акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Вәсимов, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генераль директор советнигы, философия фәннәре кандидаты Вячеслав Петров, махсус хәрби операция яугире, яшьләр белән эшләү белгече Радик Шакировлар катнашты.
Август киңәшмәсе ул үткәннәргә йомгак ясап, киләчәккә планнар кору вакыты. Район башлыгы Илгиз Әхвәс улы да мәгариф тармагындагы үзгәрешләр һәм яңалыкларга тукталды. Милли проектлар ярдәмендә төрле юнәлештәге сыйныфлар өчен алынган җиһазлар, сабыйларның балалар бакчалары белән тәэмин ителүе, нарасыйларның сәләтләрен балалар бакчасыннан ук ачу, мәктәпләрнең автобус белән тәэмин ителеше, техникада укучыларны хәвефсез йөртү, тукландыру һәм башка бихисап мәсьәләләргә тукталды ул.