Новости
25 Августа , 09:59

Көзнең беренче ае — сентябрь нинди булачак?

Башкортстанда аяз һәм кояшлы көннәр урнашты, ә якын арада метеорологик фаразлар куандыра гына.

Көзнең беренче ае — сентябрь нинди булачак?Көзнең беренче ае — сентябрь нинди булачак?
Көзнең беренче ае — сентябрь нинди булачак?

«Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, атна башында һава көндез +22...+27 градуска кадәр җылыначак. Әмма атна ахырында термометр баганалары +11...+14 градуска кадәр төшәчәк.

Шуннан соң ук табигать җәйге җылыны кире кайтарачак. Белгечләр әйтүенчә, сентябрьнең беренче атнасы төбәк өчен аномаль җылы булачак — көндезге температура +22дән +26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төнлә дә ярыйсы ук - +11 дән +17 градуска кадәр.

Моннан тыш, бу көннәрдә явым-төшем булмаячак, бу исә аяз көннәрдән тәмам ләззәт алырга мөмкинлек бирәчәк.

Автор:
Читайте нас