

Быелгы урак кампаниясе авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәреннән аеруча зур тырышлык таләп итә. Һава шартлары игенчеләр өчен шактый катлаулы, кояшлы көннәрне яңгырлы чорлар тиз алыштыра. Шуңа күрә район басуларындагы эшне мөмкин кадәр уңайлы көннәрдән файдаланып, югары темпта алып бару мөһим.
Барлык техника басуларда тәүлек әйләнәсе эшләп, өлгергән культураларны вакытында җыеп алуга юнәлдерелгән. Мондый шартларда комбайннарның өзлексез эшләве, эшне дөрес оештыру һәм һәр көннең мөмкинлегеннән нәтиҗәле файдалану аеруча әһәмиятле.
Уңыш җыюда район хуҗалыкларына “РАЛ Башкортостан” МТКсы да ярдәм күрсәтә. Республикадагы алдынгы машина-трактор комплексы буларак әлеге предприятие авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңыш җыю, җир эшкәртү һәм логистика буенча хезмәтләр күрсәтә. Хәзерге вакытта аның Т500 биш комбайны “А7 Агро” җәмгыяте басуларында рапс уңышын җыю белән мәшгуль.
“А7 Агро”ның бүлекчә идарәчесе Руслан Шакиров сүзләренә караганда, басулардагы эш график нигезендә алып барыла. Техника тулы куәткә эшли, ә төп максат – өлгергән уңышны югалтуларга юл куймыйча һәм сыйфатлы итеп җыеп алу.
Хуҗалыкның быелгы мәйданнары да шактый зур. Биредә 3 мең гектар мәйданда рапс, 2,2 мең гектарда көнбагыш һәм шул ук күләмдә – 2,2 мең гектарда җитен бар. Язгы бодай 350 гектар мәйданны биләсә, 300 гектарда карабодай.
Хәзер игенчеләр өчен һәр көннең кадере зур. Яңгырлар арасында ачылган һәр мөмкинлектән файдаланып, техниканы басуга чыгару, өлгергән культураларны тиз арада җыеп алу – төп бурычларның берсе. Уңыш язмышы күп очракта һава шартларына гына түгел, ә механизаторларның осталыгына, техниканың әзерлегенә һәм хезмәтне дөрес оештыруга да бәйле.
Алда әле уракның шактый өлеше тора. Район игенчеләре өчен төп максат – җыеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз амбарларга урнаштыру. Моның өчен басуларда эш кайнар темпта дәвам итә.