

Чираттагы автокросста ике дистәгә якын ир-егет катнашты. Аларның бишесе безнең райондашларыбыз. Иң яшенә —23 яшь булса, иң өлкәненә 55 яшь тулган. Тимер атларны йөгәнләгән көчле зат вәкилләре җилдәй тизлектә билгеләнгән араны уздылар. Нефтекама, Югары Яркәй, Куяды, Дүртөйле районнарыннан ир-егетләр үзләрен тизлектә, экстремаль шартларда югалып калмаганнарын күрсәтте. Батыр йөрәкле егетләр рух ныклыгын чагылдырып, бу юлы да үзләрен тимер атлары белән никадәр югары дәрәҗәдә идарә итү осталыкларын күрсәтте.
Әлеге автокросста алар түгәрәк рәвешендә ясалган трассада ярыштылар. Тәүгесен танышу йөзеннән узсалар, икесе һәм өченчесендә аларның тизлеге буенча урыннар билгеләнде.
Тулы приводлы машиналар белән ярышучылар арасында Иске Балтач авылыннан Ринат Хәйруллин җиңүче булды. Көндәшле авылында туып-үскән, әлеге көндә район үзәгендә яшәүче Илгиз Сәхипов икенче урынны яулады. Амзя посёлогыннан Рузил Закирҗанов өченче урынга лаек булды.
Арткы приводлы машиналарда узышучылар арасында Нефтекамадан Олег Гыльфановка җитүче булмады. Ул беренче урынны яулады. Иске Балтач авылы егете Руслан Кашапов икенче урынга лаек булды. Югары Яркәйдән Денис Хәбиров өченче урынга чыкты.
Алгы приводлы машиналарда ярышучылар арасында Николо-Берёзовкадан Руслан Сабировка тиңнәр табылмады. Икенче урында— Артур Коробкин. Алмаз Фәрхетдинов өченче урынга лаек булды.
Ары таба 18 көчле зат вәкиле бергәләшеп билгеләнгән аралыкны узды. Бу юлы тулы приводлы машинада райондашыбыз Илгиз Сәхипов җиңүче булды. Николо– Берёзовкадан Руслан Сабиров (алгы приводлы машина белән) икенче урынны яулады. Югары Яркәйдән Денис Хәбиров арткы приводлы машинада өченче урынга чыкты.
Ярышта катнашучыларныэ энергиясе, дәрте ташып торды, җанатарлар да аларны җиңүгә илһамландырып торды.
Балтач районында җәйне тәүге тапкыр үзенчәлекле итеп озаттылар.