Новости
21 Августа , 05:09

Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба

   Түбән Иванай авылында  яшәүче Валентина һәм Данис Каляевлар  иңне-иңгә куеп 50 ел буена бергә гомер сукмакларыннан атлыйлар. Алтын туйларын билгеләгән матур пар  тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсендә  авыл кешеләре арасында күптәннән  хөрмәт яулаган. Төрле тармакларда берөзлексез тырыш хезмәт итеп, өч балага гомер бүләк итеп, аларны зур тормыш юлына озаткан гаилә ул.    

Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын табаӨшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба
Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба

Гомер көзләренә икәүләшеп керү, өлкәнәгәйгән көнеңдә янәшәңдә пар канатың булуы  үзе үк зур бәхет. Бергәләп нигез корган, балалар үстергән кешең белән бигрәк тә.  Илле ел  бергә яшәгән Валентина һәм Данис  Каляевлар да бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлый. Күпме шатлык-куанычларны, борчу–авырлыкларны бергә кичергән алар. Бүгенге көндә дә алар бер-берсенә таяныч, терәк.  

 Туктай авылы егете Данис Галиаскарович һәм Түбән Иванай авылы кызы Валентина Минелбаевна  1976нчы елның 30 июлендә чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Авыл җирендә иң кызу чор— печән хәзерләгәндә аларның   туйлары була.

—1974нче елда  армиядән  ялга кайттым. Яңа ел алды иде. Апам белән район үзәгенә юл тоттык. Өшедек. Җылынырга дип  дежур магазинына кердек. Шул вакытта булачак тормыш иптәшем  Валентина белән  таныштык,  —ди Данис Галиаскарович.

 Армиягә киткәнче егет Благовещен шәһәрендә  педагогия училищесын тәмамлап  башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен үзләштергән булган. Магашлы-Алмантай авылында  мари теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. 1973–1975нче елларда ил алдында изге бурычын үти.  Хәрби хезмәт итеп кайтканнан соң, 1975нче елда  Түбән Иванай урта мәктәбенә эшкә урнаша. Мари телен укыта, кече сыйныфтагы укучыларның дәресләрен әзерләргә ярдәмләшә. Василий Пастиев мәктәп директоры булы. Күңелен яулап алган Валентина белән ныклап аралаша башлый. Ә инде кызга  егетнең холкы ошый. Ни дисәң дә ул яшьтән ук сабыр, уйлап эш итә, олыны— олы, кечене– кече итеп карый белә. Тыңлый белү сыйфаты да бар үзендә.  Яшьләр  гаилә корырга карар кылалар.  Менә шулай итеп,  егет өшеп җылынырга дигән җиреннән  гомерлек  күңелен җылытучысын, юлдашын, сердәшен таба. 

Гаилә башлыгы бар булмышын мәктәп  эшенә багышлый. Балалар укытуга һәм тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Читтән торып Йошкар-Олада Надежда  Крупская исемендәге мари дәүләт педагогия институтының  тарих һәм җәмгыять факультетын тәмамлый. Озак еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Йөзләгән укучы. Түбән һәм Югары Иванай авылларыннан тыш Көнтүгеш, Янтимер, Яңа Уразай авыллары балалары белем ала.  Мәктәп спорт буенча алдынгы урында бара. Хезмәт тәрбиясенә  зур игътибар бүленә. Өч гектар мәйданда кәбестә үстереп саталар. Укучылар үзләренең җәй буена эшләп алган акчаларына кирәк-ярагын ала.  Балалар, укытучылар көче, хәстәрлеге  белән үстерелгән яшелчә-җимешләрдән ашханәләрдә пешекчеләр тәмле ризыклар әзерли. Тукландыруны оештыру буенча республикада   авыл мәктәпләре арасында беренче урынны яулыйлар. Производство бригадалары оештыручылалар буларак республикада өченче урынга лаек булалар.   Бал кортлары үрчетәләр. Төзелеш эшләре дә  укытучылар һәм укучылар көче белән башкарыла.

—Без эшләгән вакытта коллективта 14 ир-ат эшли иде. Директор Иван Баймиев, укыту эшләре буенча директор урынбасары Иван Калитовлар белән тату эшләдек, —ди Данис Галиаскарович.

Мәктәп коллективы, укучылар  тырыш хезмәт белән бергә  яңалыкка  омтылып яшиләр. Мәктәптә коммунар хәрәкәте кертү өстендә эшлиләр.  Моның өчен шул хәрәкәтнең үзенчәлеке якларын өйрәнү максатында1 атнага Алексеевкага баралар. Биш укытучы һәм укучы атна дәвамында иртәдән кичкә кадәр яңалык үзләштерә. Ары таба безнең районда шушы хәрәкәтне район мәктәпләренә кертү йөзеннән семинарларда чыгыш ясыйлар. Бу яңалык укучыларны үзаллыкка өйрәтүдү яхшы ысул була. Алар үзләре уйлап чыгарганны, үзләре үк тормышка ашыра. 

Һәр уку атнасын план буенча үткәрү өчен көч сала. Атнаның беренче көнендә построение була, икенчесендә— төрле фәннәр буенча ачык дәресләр,пәнҗешәмбе— секцияләр, җомга көнне клубта төрле чаралар оештырыла. Уку елының һәр аенда махсус тематикага багышланган чаралар уза. Тынгысыз, мәшәкатьле еллар булса да Данис Галиаскровичның күңелендә алар матур мизгел булып саклана.

Ел саен “Семык” фин-угор бәйрәме оештырыла,  Мари-Эл, Финдляндиядән кадәр кунаклар килә. Һәр бәйрәмгә җентекләп әзерләнә идек, дип ассызыклый  ул. Укучыларның бәйрәмгә әзерлеген, сүзләрен ятлау-ятламауларын, костюмнарын булу-булмавын, атрибутлар хәстәрләнгенме-юкмы икәнлеген тикшерә. Ялкынланып эшләгән еллар бик тиз уза.  Авыл биләмәсе башлыгы булып эшләгән елларында да халык белән уртак тел табып, сабыр гына үз сүзен, фикерен  халыкка җиткереп эшли ул.

—Гомер буе эштә булды, өйдәге мәшәкатьләрнең күбесе минем иңнәргә төште.  Көчебез бар чакта күпләп сыер карадык, атларыбыз да бар иде. Печән әзерләү мәлләрендә кырыкка ярылыр чакларыбыз күп булды,—  дип сүзгә кушыла Валентина Минелбаевна.

Валентина Минелбаевна  17 ел сәүдә өлкәсендә көч сала.  Район үзәгендә дежур магазинында эшләгәннән соң туган авылы Түбән Иванайда озак еллар сатучы була. Сатучы һөнәре иң престиж  вакытларда эшли ул. Ары таба 13 елын бухгалтер һөнәренә багышлый.

Каляевлар өч балага гомер бүләк иткәннәр. Өлкән  уллары Вадим озак еллар вахта ысулы белән себер тарафларында эшли,  туган авылында төпләнеп калган ул. Кызлары Вероника, Диана гаиләләре белән Сургут шәһәрендә яшиләр. Алар икесе дә Бөре шәһәрендә медицина училищесын тәмамлаганнар. Шәфкать туташлары булып эшлиләр.  Барысы  да гаиләлеләр.  Оныклар — аларның өендә көтеп алынган кунаклар. Сигез оныгының да яраткан зур әнисе һәм зур әтисе алар. Кызганыч, бер оныкларын да югалту кайгысын  кичергән алар.  Тормыш  сикәлтәләрсез, сынауларсыз бармый шул...

—Мин 2002нче елда Каляевлар гаиләсенә килен булып төштем. Әтиебез иртәдән кичкә кадәр мәктәптә булды, бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрү өчен җаваплы иде. Күп итеп мал-туар, кош-корт асрадылар. Балаларын хезмәт сөяргә, әти-әни кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергән алар. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Уллары авылда булса да, эшкә китсә дә шалтыратып тора, хәлләрен һәрвакыт белергә вакытын да җаен таба, — ди киленнәре Юлия Каляева.

Дөнья көткәндә икең дә бер төрле булса яшәве авыр. Берең кызып киткәндә икенче юл куярга тиеш. Каляевлар да нәкъ  шулай. Аларның берсе— ут, икенчесе су.  Каляевларда  бер-берсен кайгырту, хәстәрләү, курчалап яшәү сыйфаты көчле. Тормыш сынауларын, юлда очраган киртәләрне  киләчәктә дә  бергә җиңәргә, тагын да озак еллар бергә гомер сукмакларыннан  атларга язсын сезгә.

 Рифина НИГАМӘЕВА. 

Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба
Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба
Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба
Өшеп магазинга кергән җиреннән гомерлек күңел җылытучысын таба
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас