Новости
20 Августа , 11:02

Иске Балтачта яңа ресторан ачылды

Район көне истәлекле вакыйгаларга бай булды. Район үзәгендә тагын бер яңа объект үз ишекләрен ачты – “Гранд Банкет” рестораны эшли башлады.

Иске Балтачта яңа ресторан ачылдыИске Балтачта яңа ресторан ачылды
Иске Балтачта яңа ресторан ачылды

Район көне истәлекле вакыйгаларга бай булды.  Район үзәгендә тагын бер яңа объект үз ишекләрен ачты – “Гранд Банкет” рестораны эшли башлады. 80 кешегә исәпләнгән яңа залда туйлар, юбилейлар, гаилә бәйрәмнәре һәм башка тантаналар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган. Әле ачылган көнне үк биредә беренче бәйрәмнәргә заказлар алынуы да яңа урынның район халкы өчен кирәкле булуын күрсәтә.

Яңа ресторанның хуҗалары – эшкуаарлар Гөлфирә Мирһаҗева һәм аның кызы Эльза Хәбибрахманова. Алар өчен бу көн озак әзерлекнең нәтиҗәсе генә түгел, ә яңа эшкә нигез салу көне дә булды. Районда бәйрәм чараларын үткәрү өчен уңайлы, заманча урыннарга ихтыяҗ бар. “Гранд Банкет”ның ачылуы әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерү юнәлешендәге тагын бер адым булды.

Ресторанның 80 кешегә исәпләнгән залы төрле форматтагы чаралар үткәрү өчен җайланган. Биредә якыннарны бер табын артына җыеп, гаилә бәйрәмен билгеләп үтәргә дә, зуррак мәҗлес оештырырга да мөмкин. Хуҗаларның төп максаты – кунаклар өчен уңайлы шартлар тудыру һәм хезмәт күрсәтүнең тиешле дәрәҗәсен тәэмин итү.

Яңа ресторанны ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Юлай Кидрасов һәм ресторан хуҗасы Гөлфирә Мирһаҗева катнашты. Алар бергәләп кызыл тасманы кисеп, “Гранд Банкет”ка рәсми рәвештә эш башларга юл ачтылар.

Районда урындагы эшкуарларның яңа проектлар башлап җибәрүе аеруча әһәмиятле. Мондый башлангычлар хезмәт күрсәтү өлкәсен киңәйтә һәм кешеләргә үзебездә үк төрле ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөмкинлеген арттыра.

Гөлфирә Миргһаҗева белән Эльза Хәбибрахманова өчен яңа ресторан – зур хезмәт һәм җаваплылык таләп иткән яңа этап. Ә район халкы өчен ул туган-тумачалар, дуслар һәм хезмәттәшләр белән иң матур мизгелләрне бергә үткәрү өчен тагын бер уңайлы урын булыр.

Иске Балтачта яңа ресторан ачылды
Иске Балтачта яңа ресторан ачылды
Иске Балтачта яңа ресторан ачылды
Автор:
Читайте нас