

Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында гөрләп-шаулап “Балачакның имин юллары” дигән чара узды. Әлеге бәйгедә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү генә түгел, ә тапкырлык, зирәклек тә кирәк иде. Һәм балтачлылар сынатмады.
“Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте, республиканың Дәүләт автоинспекциясе һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә Аскын, Тәтешле һәм Балтач районнарыннан килгән мәктәп укучылары көч сынашты. Елдан-ел матур традициягә әверелгән әлеге чараның төп максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
Ел саен бу чара БР Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты, “Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генеральный директоры Шамил Шәрипов инициативасы белән үткәрелә.
Бу көнне балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен мавыктыргыч һәм күңелле форматта үзләштерде. Аеруча мобиль тренажер комплексында узган интерактив дәресләр файдалы булды. Анда укучылар төрле юл ситуацияләрен модельләштереп, аларда үзләрен ничек тотарга, дөрес карарны тиз һәм төгәл кабул итәргә өйрәнде.
Көннең иң күңелле мизгелләре - “Күңелле стартлар” спорт бәйгесе. Кызу эстафеталар балаларга көч-куәт, күтәренке кәеф бүләк итү белән бергә юлда үзеңне хәвефсез тоту турындагы белемнәрне дә уен аша ныгытырга ярдәм итте. Чөнки бала өчен уен барышында алган мәгълүмат хәтердә озаграк саклана.
Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Иске Балтач 1нче урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урын – Тәтешле районы командасында. Өченче урынга Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы лаек булды.
Әлеге чара балалар өчен мавыктыргыч ярыш кына түгел, ә тормыш өчен мөһим булган сабак та. Юлда һәр адымның, һәр карарның әһәмиятле икәнен кечкенәдән аңлау – имин киләчәккә салынган ныклы нигез. Бүген алган белемнәр һәм күнекмәләр балаларга юлларда сак һәм җаваплы булырга, ә иң мөһиме – үз гомерләрен һәм башкаларның иминлеген кадерләргә ярдәм итсен.