

Балтач районында юлларны яңарту һәм төзекләндерү эшләре берничә юнәлештә алып барыла. Бөре – Иске Балтач – Куеда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлының 41–46нчы чакрымнар аралыгында күләмле ремонт эшләре дәвам итә. Әлеге эшләр “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының “Төбәк һәм урындагы юл челтәре” федераль проекты кысаларында башкарыла.
Бүген биредә юлчылар өчен мөһим этапларның берсе тәмамланган. “Башкиравтодор” җәмгыятенең Тәтешле юл төзү һәм ремонтлау идарәсе белгечләре юлның беренче – тигезләүче асфальт-бетон катламын тулысынча җәеп чыккан. Расланган график нигезендә икенче—төп асфальт катламын 1нче сентябрьгә кадәр салу планлаштырыла. Аннан соң юл кырыйларын ныгыту һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Бу максатта асфальт вакланмалары кулланылачак.
Объектта эшләрнең тиешле темпта һәм сыйфатлы башкарылуын тәэмин итү өчен җитәрлек ресурслар җәлеп ителгән. Көн саен биредә 45 юл төзелеше белгече, 25 берәмлек махсус техника эшли. Ремонтлана торган участокның гомуми озынлыгы 5,2 километр тәшкил итә.
Районда юлларны яңарту эшләре төбәк әһәмиятендәге әлеге магистраль белән генә чикләнми. Авыл урамнарында да юлларның торышын яхшыртуга юнәлдерелгән агымдагы ремонт эшләре бара. Хәзерге вакытта чокырларны ямау эшләре Иске Балтачның Мәктәп, Болын (Луговая), М. Гәрәев, Үзәк, Юбилейный, Островский, Бакча (Садовая), Галиев, Фрунзе, М. Җәлил, Коммунистическая, Бишенче, Җиденче һәм Икенче урамнарында алып барыла.
Юл өслегенең ныклыгын саклау өчен ватылган һәм җимерелгән асфальт катламнарын яңарту да мөһим. Бу юнәлештә Сосновая урамынындагы бер өлештә тиешле эшләр башкарыла. Алдагы этапта шундый ук эшләрне Кооперативная һәм Кирова урамнарында үткәрү планлаштырыла. Әлеге урамнарда чокырларны ямау эшләре дә каралган.
Иске Балтач урамнарындагы агымдагы ремонт эшләрен “Сонкор” оешмасы башкара. Эшләрнең төп максаты – юл өслегенең бозылган урыннарын вакытында тергезү, чокырларны бетерү, водительләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлырак һәм иминрәк хәрәкәт шартлары булдыру.
Юл – халыкның көндәлек тормышында мөһим инфраструктура өлеше. Авыл эчендәге урамнарның торышы да, районны башка төбәкләр белән тоташтыручы магистральләрнең сыйфаты да кешеләрнең ирекле хәрәкәтенә, социаль объектларга һәм эш урыннарына барып җитү мөмкинлегенә турыдан-туры йогынты ясый.
Районда берьюлы берничә юнәлештә алып барылган ремонт эшләре юл челтәрен этаплап яңартуга, аның торышын яхшыртуга һәм уңайлырак шартлар булдыруга хезмәт итә.