Новости
18 Августа , 16:27

Балагыз яхшы укысын, дисәгез...

1 сентябрь җитүгә дә аз вакыт калды.  Балагыз яхшы укысын, сәламәт, шат, акыллы булуын теләсәгез, аңа 10 ризык ашатыгыз.  

Балагыз яхшы укысын, дисәгез...Балагыз яхшы укысын, дисәгез...
Балагыз яхшы укысын, дисәгез...

Майлы балыкта файдалы аксым да, Омега-3 май кислоталары да бар. Алар баш миенә уңай йогынты ясый, шуңа мәктәп укучысы өчен аеруча кирәк. Атнасына бер-ике тапкыр булса да сельдь, скумбрия, сардина кебек балыклар ашау баланың хәтерен һәм игътибарлылыгын яхшыртырга ярдәм итә.

Солы боткасы — иң файдалы боткаларның берсе. Ул кан йөрешен яхшырта, В витаминына бай һәм энергия бирә.

Әстерхан чикләвеге Омега-3 һәм Омега-6 май кислоталарына, үсемлек аксымына һәм лецитинга бай. Мөмкинлеккә карап, аны балагызга ешрак бирергә тырышыгыз. Көненә 4–5 чикләвек җитә.

Караҗиләк антиоксидантларга һәм витаминнарга бай. Бу җимешне ашау баланың дәресләрне яхшырак үзләштерүенә ярдәм итә ала. Моннан тыш, күз күрүен дә сакларга ярдәм итә.

Какао һәм шоколадны да онытмагыз! Яңа әзерләнгән кайнар какао иртән баланы энергия белән тәэмин итә. Бу эчемлек кан тамырларын киңәйтергә, кан йөрешен яхшыртырга һәм кәефне күтәрергә ярдәм итә. Шоколадтагы һәм какаодагы магний организм өчен файдалы.

Яшел борчак тиаминга бай. Тиамин җитмәгәндә игътибарлылык кимергә, кәеф төшәргә, хәтер начарланырга мөмкин. Бу яшелчә чи килеш тә, туңдырылган һәм консервланган хәлдә дә файдасын саклый.

Алма — витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай җимеш. Ул иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Андагы фосфор нерв системасына уңай йогынты ясый, алма суты антиоксидантлар чыганагы булып тора.

Кишер күзләр өчен файдалы, шигырьләрне һәм текстларны ятлауны җиңеләйтергә дә ярдәм итә. Матдәләр алмашын яхшырта.

Киви С витаминына бай. Ул организмны ирекле радикаллардан саклаучы антиоксидантлар чыганагы булып тора. Баланың рационына киви кертү аны витаминнар белән баетырга ярдәм итә.

Автор:
Читайте нас