Новости
17 Августа , 11:24

Яңа уку елын - яңартылган мәктәптә!

Владимир Путин указы нигезендә гамәлгә ашырылучы «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проекты кысаларында Стәрлебаш районының Кабакыш авылындагы урта мәктәптә капиталь ремонт бара.

Яңа уку елын - яңартылган мәктәптә!Яңа уку елын - яңартылган мәктәптә!
Яңа уку елын - яңартылган мәктәптә!

Бүген эшләр комплексы тәмамлануга якынлаша. Белгечләр уку сыйныфларында сыйфатлы ремонт ясады, эчке бүлмәләрне яңартты һәм белем алу өчен уңайлы, заманча һәм хәвефсез шартлар тудырды. Барлык эшләр дә билгеләнгән график нигезендә алып барыла. 1 сентябрьдә балалар яңа уку елын яңартылган мәктәптә башлаячак.

— Һәр бала сыйфатлы белем алырга тиеш. Авыл җирлегендә заманча белем бирү мохите булдыру — районның барлык укучылары өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итү юлында мөһим адым. Бу — Стәрлебаш районында 2022 елдан бирле гомумдәүләт проекты ярдәмендә ремонтланган унынчы мәктәп, — дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.

Фото: СРК нацпроекты

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас