Новости
17 Августа , 06:04

Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу

Кеше исән чакта гомер буена онытылмаслык хәтирәләр калдырган чор — ул мәктәп еллары. Сабакташларны кайда гына очратсаң да, сүз һәрвакыт мәктәп елларына барып тоташа.

Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашуГомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу

Еллар бик тиз үтә: әле генә Тушкыр сигезьеллык мәктәбен тәмамлауга 40 ел, Штәнде урта мәктәбен бетерүгә 45-50 ел дип очрашкан идек, быел инде һәрберебезгә 70 яшь тулды. Шул уңайдан очрашу үткәрдек.

Очрашуны һәрвакыттагыча мәчеттән башладык. Вафат булган укытучыларыбыз һәм сабакташларыбызның рухларына багышлап Коръән укыттык. Мәчеттә әрвахларны сөендерү күңелгә үзенчәлекле бер җиңеллек өсти. Коръәнне классташыбызның тормыш иптәше Мәүлитьян Ахтариев укыды. Догалардан соң, ашыкмыйча, озак кына утырдык. Аларның барысының да урыннары оҗмахта булсын. Аянычлысы шул: һәр очрашу саен арабыздан кемдер бакыйлыкка күчкән була...

Безнең буын китап укып үсте, шигырьләрне яраттык. Шуңа да китапханәгә керү безнең өчен аерым бер вакыйга булды. Авылыбызның данлыклы кешеләре стендында классташларыбызның фотоларын күргәч, горурлык хисләре кичердек. Музейда исә һәр экспонат янында тукталып, Зәйнәп Гафарованың җентекләп сөйләвен кызыксынып тыңладык. 70 яшьтә дә кешедә шундый кызыксынучанлык, белергә омтылу булуы сокландыра. Альбомнарны караганда, әти-әниләребезнең фотолары, әнкәйләребезнең кул эшләре, үзебез үскән чорның тарихи әйберләре күз алдыбыздан гомер юлыбызны үткәрде.

Китапханәдән һәм музейдан чыкканда күңелләрдә бер теләк иде: илебездә тынычлык булсын, балаларыбыз исән-сау туган йортларына, якыннары кочагына кайтсыннар.

Мәдәни программа да бик бай булды. Клуб мөдире Рәшидә Фарвазова әзерләгән концерт номерлары күңелләрне күтәрде. Зәйтүнә карчык турындагы мәзәкне, "Бәхет" бию коллективының мари биюен, "Ак калфак" халык театры җитәкчесе Зәйнәп Гафарова белән Ралия Сагдиева башкарган тәэсирле спектакль өзекләрен зур кызыксыну белән карадык. Мин дә сюрприз ясап, 1972-73 елларда язылган шигырьләремне укыдым. Заһидә һәм Мәүлитьян Ахтариевлар оештырган уеннарда барыбыз да яшь чактагы кебек җитез, көчле һәм сәләтле икәнебезне тагын бер кат расладык.

«Очрашуларыбызның һәрвакыт кадерле кунагы — Башкортостанның халык, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Рифкат Габделҗанов бу юлы безнең белән бергә була алмады. Әмма аның моңлы тавышын сагынган дуслар, җырчының яңа «Дусларга» җырын бер тын белән тыңлап, алкышларга күмдек.

Очрашу бик җылы узды: мәктәп елларындагы маҗараларны искә алып, көлешеп-сөйләшеп утырганда вакытның ничек үткәнен дә сизми калдык. 70 яшь ул — картлык түгел, ә яшьлекнең яңа гына башланган чоры икәненә тагын бер кат инандык. Һәркемнең күзләрендә — яшьлек очкыны, күңелләрдә — яшәү дәрте. Әлбәттә, арабыздан киткән дусларыбызны да сагынып, дога кылып искә алдык.

Безнең класс һәрвакыт спортта алдынгы булды, бүген дә шул форманы югалтмыйбыз. Укытучыларыбыз салган тәрбия нигезе бүген дә яшәешебездә, үзебезне тотышыбызда чагыла. Китап укуга булган мәхәббәт тә сүрелмәгән: һаман да укыйбыз, кызыксынабыз, хыялларыбызны тормышка ашырабыз.

Классташлар очрашуга буш кул белән килмәгәннәр: һәркем тәмле күчтәнәчләр әзерләгән, ә Фильзә белән Наил клубыбызга бик кирәкле электр кулеры бүләк иттеләр.

Гомер тиз уза, алда инде 75 яшьлек юбилейлар. Исән-сау булып, киләсе очрашуларда да шулай шатланып күрешергә язсын дигән изге теләкләр белән таралыштык.


Ралия Сагдиева

Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Гомер юлының кадерле мизгелләре: 70 яшьтә очрашу
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас