

Башкортстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, ул хезмәттәшенә карата начар мөнәсәбәттә булган һәм үз ризасызлыгын электрон хатлар аша белдергән.
Хатын-кызның мөрәҗәгате нигезендә Стәрлетамак районы прокуратурасы тикшерү үткәргән. Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланган. Ир-егеткә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.
Судья карары белән ул административ җаваплылыкка тартылган. Хокук бозучыга 3 мең сум күләмендә штраф салынган.