

Әле балыкчыга илле сигез яшь. Салават шәһәрендә үскән ир-егет үсмер чагыннан Агыйдел елгасында балык кармаклый. 2012нче елдан язмыш аны әнисенең туып-үскән якларына, Балтач районының Иске Балтач авылына алып кайта. Салаватта слесарь-монтажчы булып эшләгән героем биредә вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшләүгә күчә.
—Кыш — эштә, җәй буе авылда мин. Эш вахтам ярты елга сузыла. Кайтып сулыклар буенда балык кармаклау, йорт эшләрен башкару, ял итү өчен бик кулай. Үземә ошый, — ди “Башнефтегеофизика” акционерлар җәмгыятендә шартлатучы булып эшләгән балыкчы.
Тирә-якта Альберт Гизетдинович йөрмәгән сулык калмагандыр. Районга кайтып яши башлаган елларында Усман авылы янындагы буага балык кармакларга йөри. Хәзер инде күрше Борай районы җирендәге элекке буаларны да белә ул. Райондагы Йөгерек Танып, Ар елгаларын көймәдә йөзеп күп балыклы урыннарны күргән, тапкан.
—Бу елга ярларында кеше аяк басмаган матур төбәкләр — камышлыклар, җәелеп яткан урыннар бар. Сигез, уналты километр ераклыкка елга буйлап йөзеп төшкән чакларыбыз булды, — дип сөйли.
Кармакка, балыкчы өчен башка кирәк-яракка акчасын кызганмый. Күп әйберне интернет-магазиннардан сатып ала. Чуртан ише балыкка алган бер-бер алдавыч җайланмасы мең сумнан артык тора. Ерак һәм якын арадагы сулыкларга балыкка йөрергә яңа, заманча мотоцикллары да берничә берәмлек.
—2012 елда Танып елгасында тоткан чуртаным трофей булды, 6,5 килограмм тартты. Быелгы табышым 7 килолы булды. Анысы Янтимер буасында килеп эләкте. Табышымны сатмыйм. Гаиләмә, әниемә, туганнарыма, дусларыма таратам, — ди.
Альберт Гизетдиновичның тормыш иптәше Римма Галимҗанова өенә кайтарылган табышны әрәм итми, чистартып тозлап туңдырып куя, аннары төрле блюдолар әзерли. “Балыкка бергә барган чаклар да бар,”— дип елмая.
Альберт Гизетдиновичның бер гадәте бар. Кармагына аҗау балыгы эләксә, аны җибәрә.
—Ике тапкыр тотып алып кайттым. Бетеп кылчык булды. Хәзер ул балыкны эләксә дә, җибәрәм, — ди.
Быелгы җәйдә Янтимер авылындагы Мата елгасы буасында җиде килограммлы чуртанын ярга чыгарганчы кырык минут вакыт үткән.
—Яр буена китереп җиткергәч саңакларыннан эләктерәм дип тешләренә эләгеп кулымны яраладым. Истә калырлык мизгел булды ул, — ди.
Узган елда бер сезонда йөз чуртан тоткан. Быел табыш күпкә азрак икән. Тәҗрибәле балыкчы моның сәбәбен суның күп булуына бәйле дип аңлата.
Әңгәмәбезнең күп өлеше эре чуртан тоту серләре турында барды. Су төбендәге балыкны алдавычка җәлеп итү, су комлы һәм тонык булганда нинди төстәге алдавычлар кулланырга, кайсысы нинди тирәнлектә балыкны ничек үзенә карата — һәммәсен алдавычларын күрсәтеп сөйләде һәм аңлатты, киңәшләрен бирде. Алары тексттан читтә калды.
—Серләрне чишеп бетерсәм, сулыкларда эре чуртаннар калмас. Барлык балыкчыларга да теләгән балыкларын тотып кайтып якыннарын сөендереп яшәүләрен телим, — дип күчтәнәчкә туңдырган чуртан балыгын биреп озатып калды мине.
Алдагы елларда да зур табышлар белән кайтсын Альберт Гизетдинович!
Фотолар балыкчының шәхси архивыннан.