

Кайбер авылларның урамнарында бүген инде балалар тавышы ишетелми, өйләрендә утлар янмый. Кайчандыр иртә таңнан эш кайнаган, кичләрен капка төбендә күршеләр сөйләшеп утырган урыннарда хәзер тынлык. Авылның элекке тормышын искә төшереп торучы нигезләр, картайган агачлар, сукмаклар һәм зиратлар гына кала. Вакыт уза, кешеләр төрле якларга тарала, әмма туган җиргә бәйләгән хәтер югалмый.
Балтач районында да язмышы шундый булган авыллар аз түгел. Кайчандыр гөрләп торган авыллар бүген инде тарихта гына кала. Ләкин аларда туып-үскән кешеләр өчен бу урыннарның кадере кимеми. Туган җирләреннән читтә яшәсәләр дә, аларның күңелендә авылдашлар, туган нигезләр һәм балачак хатирәләре аерым урын тота.
Шушы көннәрдә Яңа Тушкыр авылыннан чыгучылар өчен туган җирдә очрашу мөмкинлеге туды. Республикабызның төрле почмакларыннан кырыкка якын кеше туган авылына кайтты. Очрашуның төп максаты – авыл зиратын тәртипкә китерү, туганнарының каберләренә бару һәм бер табын артында үткәннәрне искә алу.
Очрашуны оештыру башында Яңа Тушкыр авылы кызы, хәзер Карманово авылында яшәүче Ралина Чернавина тора. Авылдашлар белән бу хакта сөйләшүләр февраль аенда ук башланган. Үзләренең чатында аралашып, очрашуның вакытын һәм максатын билгеләгәннәр. Һәркемгә уртак теләк – туган җиргә кайтып, зиратны тәртипкә китерү һәм күптән күрешмәгән авылдашлар белән бергәләп утыру.
– Без бу очрашуны февральдән үк планлаштыра башладык. Үзебезнең чатта аралаштык, фикер алыштык. Туган авылга кайтып, зиратны тәртипкә китерергә, якыннарыбызның каберләренә барырга һәм бергәләп утырып сөйләшергә булдык, – дип сөйли Ралина Чернавина.
Билгеләнгән көнне зиратта эш кайнады. Авылдашлар үләннәрне чапты, чүп-чарны җыештырды, каберләр тирәсен тәртипкә китерде. Һәркем өчен бу гади генә өмә түгел, ә туган җир һәм анда мәңгелек йокыда булган якын кешеләр алдындагы бурыч кебек иде.
Зираттагы эшләрдән соң авылдашлар бергәләп табын әзерләде. Ансар хәзрәт корбанлык чалды, аш пешерелде, чәй өстәле әзерләнде. Мондагы сөйләшүләрнең үзәгендә инде бүгенге көн түгел, ә күп еллар элек калган авыл тормышы.
Балачак һәм яшьлек еллары, мәктәп, авылдагы бәйрәмнәр, бергә эшләгән көннәр, күршеләр һәм туганнар турында хатирәләр бер-бер артлы яңарды. Кайбер кешеләр инде арада юк, әмма алар турындагы һәр сүз, һәр вакыйга үткәннәрне бүгенге көнгә якынайткандай булды. Еллар узган саен мондый истәлекләрнең кадере дә арта бара.
Табын янында җыр-моңга да урын табылды. Кемнеңдер башлап җибәргән җырына башкалар кушылды. Кайчандыр авыл урамнарында һәм өйләрендә яңгыраган көйләрнең кабат туган җирдә ишетелүе очрашуга аерым бер җылылык өстәде.
Авылның өлкән буын вәкилләре өчен бу көн аеруча истәлекле булгандыр. Алар арасында 80 яшьлек Зөлфидә апа да бар иде. Аның кебек Яңа Тушкырның элекке тормышын үз күзләре белән күргән кешеләрнең хәтерендә авылның һәр чоры, һәр гаиләсе, һәр урамы диярлек үз урынын саклый. Яшьрәкләр өчен исә мондый кешеләрнең сөйләгәннәре – авыл тарихының тере дәвамы.
Туган авыл белән бәйләнешен өзмәгән кешеләр арасында Ринат Шакиров та бар. Ул җәй айларында биредә үзенең умарталыгын тота. Авылның элекке тормышы инде юк диярлек, әмма җәйге айларда биредәге умарта кортларының безелдәве туган җиргә үзе бер җанлылык өсти. Аның өчен бу урын – балачак хатирәсе генә түгел, бүген дә хезмәте белән бәйләнгән туган җир.
Яңа Тушкырның бүгенге күренеше күп еллар элеккеге белән чагыштырганда шактый үзгәргән. Шулай да авылның тарихы анда туып-үскән кешеләр белән дәвам итә. Берәүләр туганнарының каберләрен тәртиптә тотуны үз бурычы саный, икенчеләр туган авылга очрашуларга кайта, ә Ринат Шакиров кебекләр өчен туган җир ел саен хезмәт урынына да әверелә.
Кеше өчен туган авыл – картадагы бер нокта яки берничә йорт кына түгел. Аның белән балачак, әти-әни, туганнар, беренче дуслар, мәктәп еллары һәм тормышның иң кадерле мизгелләре бәйле. Шуңа күрә авылдагы тормыш сүрелсә дә, аңа алып бара торган юллар бөтенләй өзелми.
Яңа Тушкырдан чыгучыларның бу очрашуы да шуның ачык мисалы. Кырыкка якын кешенең бергә җыелуы, зиратны тәртипкә китерүе, якыннары каберләре янында дога кылуы, аннан соң бер табын артында хатирәләрне яңартуы – барысы да авылның гомере йортлар саны белән генә үлчәнми. Аны үз йөрәгендә саклаган кешеләр бар икән, туган җирнең дә хәтере яши, дигән хакыйкатьне күрсәтә.