Новости
13 Августа , 06:10

«Карышның ике ярында»: өч авылның уртак хәтере

Түбән Карыш авыл мәдәният йортында «Карышның ике ярында» китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-мәдәни чара узды.

«Карышның ике ярында»: өч авылның уртак хәтере«Карышның ике ярында»: өч авылның уртак хәтере
«Карышның ике ярында»: өч авылның уртак хәтере

Түбән Карыш авыл мәдәният йортында «Карышның ике ярында» китабын тәкъдир итүгә багышланган әдәби-мәдәни чара узды. Әлеге басма Түбән Карыш, Анновка һәм Яңа Тормыш авылларының тарихын, аларда яшәгән кешеләрнең язмышларын, гаилә истәлекләрен һәм туган якка бәйле кыйммәтле материалларны бергә туплый. Китап туена авыл халкы белән беррәттән төрле елларда туган якларыннан читтә төпләнгән якташларның да кайтуы очрашуга аерым җылылык өстәде.

Чарада төрле буын вәкилләре катнашты. Авылда хезмәт куйган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә эшләгән кешеләр, аларның балалары һәм оныклары турында сөйләнде. Күпләр өчен бу исемнәр яхшы таныш: кемдер алар белән бергә эшләгән, кемдер бергә укыган, ә кемдер күрше булып яшәгән. Шуңа күрә сәхнәдән яңгыраган истәлекләр залда утыручыларның үз хатирәләре белән дә үрелеп китте.

Китап туен Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Түбән Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кашфуллина һәм китап авторының улы Мирас Шәймөхәмәтов алып барды. Алар сәхнәдәге чыгышларны бер-берсе белән бәйләп, тамашачыны китапта урын алган тарихлар, авылдашлар язмышы һәм истәлекләр белән таныштырдылар. Өлкән буын вәкиле белән яшь буынның бергәләп чара алып баруы да кичәдәге буыннар бәйләнеше темасын аеруча ачык күрсәтте.

Китапка биредәге авылларда туган һәм яшәгән кешеләрнең хатирәләре, нәсел һәм гаилә тарихлары, гаилә архивларыннан алынган фотосурәтләр, авылдашларның иҗади язмалары тупланган. Анда шулай ук Түбән Карыш, Анновка һәм Яңа Тормыш авылларының кыскача тарихы, биредә эшләгән колхозлар һәм башка оешмалар турында мәгълүматлар урын алган. Хатирәләрдә нигездә XX–XXI гасырларга караган вакыйгалар тасвирлана. Шулай итеп, рәсми мәгълүматлар белән беррәттән, кешеләрнең шәхси хәтере дә китапның мөһим өлешен тәшкил итә.

Очрашу вакытында мәктәп тарихы, төрле елларда биредә хезмәт иткән укытучылар һәм белем алган укучылар искә алынды. Мәдәният йортының авыл тормышындагы роле турында сөйләгәндә, биредә узган концертлар, спектакльләр, бәйрәмнәр һәм яшьләр кичәләре хәтергә төште. Кайчандыр шушы сәхнәдә чыгыш ясаган кешеләрнең бүген инде балалары һәм оныклары белән бергә искә алынуы буыннар бәйләнешен ачык күрсәтте.

Авыл тарихы хезмәт кешеләре белән бәйле. Төрле елларда колхозда, авыл хуҗалыгында, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм башка өлкәләрдә эшләгән якташлар турында сөйләнде. Алар арасында үз һөнәренә гомерен багышлаган кешеләр дә, хезмәте белән зур уңышларга ирешкән якташлар да бар. Түбән Карыштан чыккан Дан орденының тулы кавалеры Рифкать Тукаев, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалерлары Газиз Гайнетдинов, Наилә Туйкина һәм башка билгеле шәхесләр искә алынды. Авылдан чыккан күренекле кешеләрнең исемнәрен барлау туган як тарихының аерым шәхесләр язмышы аша да формалашуын күрсәтте.

Ил тарихының авыр сәхифәләренә дә аерым урын бирелде. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яу кырында ятып калган авылдашлар, Әфганстан һәм Чечен вакыйгаларында булган якташлар искә алынды. Махсус хәрби операциядә катнашучы һәм яу кырында һәлак булган авылдашлар турында да сөйләнде. Аларның исемнәрен яңадан атау, туганнары һәм якыннары турында искә алу чараның җитди һәм дулкынландыргыч өлешләренең берсе булды.

Тарихи мәгълүматлар һәм истәлекләр музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. «Балкыш», «Умырзая», «Карыш егетләре» ансамбльләре, аерым башкаручылар, яшьләр һәм балалар сәхнәгә чыкты. Татар һәм башкорт биюләре, шигырьләр, мөнәҗәтләр һәм җырлар яңгырады. Концерт программасы да очрашуның төп темасын — туган якка мәхәббәтне, өлкән буынга хөрмәтне һәм авыл традицияләрен саклауны — тулыландырды.

Китапны булдыру идеясе Анновка авылында туып-үскән, бүген Мәскәүдә яшәүче Фидан Шәриповтан чыккан. Туган як тарихын саклап калу теләге белән башланган эшкә күп кенә авылдашлар кушыла. Гаилә архивларындагы фотосурәтләр җыела, кешеләр белән сөйләшүләр үткәрелә, элекке вакыйгалар һәм исемнәр барлана. Китап авторы — шагыйрә һәм язучы Гөлнара Шәймөхәмәтова, әдәби мохиттә Гөл Мирһади буларак билгеле. Ул тупланган материалларны эшкәртеп, кешеләр сөйләгән истәлекләрнең асылын саклап, аларны бербөтен басмага әйләндергән.

— Бу китапны чыгару идеясе — Фидан Шәриповныкы. Ул да, минем кебек, Анновка, Түбән Карыш, Яңа Тормыш авылларына, аларның табигатенә гашыйк кеше. Шуңа күрә бу эшкә без икебез дә чын күңелдән тотындык. Мин сездән килгән язмаларны компьютерда җыеп, эшкәртеп, кирәк урында өстәп язучы гына булдым. Монда мин журналист буларак эшләдем. Иң мөһиме — кешеләр сөйләгән тарихны бозмаска, аның асылын саклап калырга тырыштым. Бу китап — безнең уртак җимешебез. Аны бер кеше генә тудырмады. Шуңа күрә барлык авылдашларыма да зур рәхмәт әйтәсем килә, — диде Гөлнара Шәймөхәмәтова.

Китапны әзерләүдә күп кенә авылдашларның өлеше бар. Берәү гаилә альбомында сакланган фотосурәтне тапшырган, икенчесе туганнары турында мәгълүмат биргән, өченчесе кирәкле кешене табарга ярдәм иткән. Авылларның бүгенге йөзен фотоларда саклап калуда Рәмзил Мусин һәм Алсу Шәймөхәммәтова катнашкан. Ә җыелган текстларны һәм фотоларны китап өчен эшкәртү, аларны тиешле форматка китерү һәм нәшер итү программасына урнаштыру эшен «Балтач таңнары» район гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев башкарган.

Туган якларыннан еракта яшәүче якташларның кайтуы да очрашуга үзенчәлекле җылылык өстәде. Еллар дәвамында төрле шәһәрләрдә яшәгән кешеләр бу көнне туган авылларында кабат очрашты. Алар якташлары белән аралашты, туган йорт, мәктәп, яшьлек еллары турында сөйләште. Шулай итеп, «Карышның ике ярында» китабы өч авыл кешеләрен бергә җыюга, онытылып барган исемнәрне һәм вакыйгаларны яңадан искә төшерүгә сәбәп булды.

Китап туенда басманың берничә данәсе район архивына, китапханәләргә һәм мәдәният учреждениеләренә тапшырылды. Ул бүгенге буын өчен үткәннәр турында мәгълүмат чыганагы булса, киләчәк буын өчен үз нәселенең һәм туган авылының тарихын өйрәнергә ярдәм итәчәк.

Әлеге очрашуда яңгыраган фикерләрдән күренгәнчә, бу хезмәткә нокта куелган дип әйтү дә урынлы түгел. Китапны әзерләү барышында табылмый калган фотосурәтләр, гаилә тарихлары, истәлекләр һәм исемнәр әле дә булырга мөмкин. Аларның кайберләре киләчәктә яңа мәгълүматларга әверелеп, китапның дәвамын әзерләүгә нигез салыр. Чөнки туган як тарихы бер басма белән генә тәмамланмый — еллар узган саен яңа истәлекләр табыла, элек билгесез булган вакыйгалар ачыклана. Бүген «Карышның ике ярында» китабы өч авылның үткәнен бергә тупласа, киләчәктә аның яңа сәхифәләре дә өстәлергә мөмкин.

Автор:
Читайте нас