Новости
13 Августа , 10:04

Балтачта сырганаклар өлгерә

Сырганак (облепиха)  – бер генә җимештә да булмаган күп кенә файдалы матдәләрне үз эченә алучы, А һәм Е витаминнарына бай уникаль җиләк.  Бу гаҗәеп җиләк С витамины ярдәмендә организмны вируслардан һәм бактерияләрдән саклап, иммуноглобулин эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Өстәвенә, сырганак  –  К витамины чыганагы да әле. Ул йөрәк мускулларын һәм кан тамырлары стеналарын ныгыта.

Балтачта сырганаклар өлгерәБалтачта сырганаклар өлгерә
Балтачта сырганаклар өлгерә

Төрле җиләк-җимеш кислоталарының югары дәрәҗәдә булуы аркасында, сырганак ашказаны эшчәнлеген көйли һәм метаболизмны тизләтә. Аннан тыш, сырганак серотонин эшләп чыгаручы ризык – шоколадтан бер дә ким түгел. Ул шоколадтан фигурага зыян салмавы белән аерылып та тора әле. Шуңа күрә, кызлар, сырганакны рәхәтләнеп ашагыз.

 Бигрәк тә салкын көннәрдә табиблар сырганакны еш ашарга киңәш итәләр. Бу җиләкне үз рационыңа иң гади һәм тәмле ысул белән кертеп җибәреп була. Беләсеңме ничек? Сырганаклы тәмле, хуш исле чәй әзерләп. 

Автор:
Читайте нас