Новости
12 Августа , 06:01

СВО ветераны, шәхси эшкуар Ильмер Фаррахов тормышына зарланмый

Иске Балтач авылында яшәүче СВО ветераны Илмер Фаррахов 2022 елда мобилизацияләнеп, уң аягының тездән югары өлешен югалтып кайтып протез ярдәмендә хәрәкәтләнә.

СВО ветераны, шәхси эшкуар Ильмер Фаррахов тормышына зарланмыйСВО ветераны, шәхси эшкуар Ильмер Фаррахов тормышына зарланмый
СВО ветераны, шәхси эшкуар Ильмер Фаррахов тормышына зарланмый

СВО башланганчы себер тарафларына йөреп эшләгән Ильмер Ферзат улы уңайлы протез куйдырып, үз эшен башлап җибәрде. Дәүләт ярдәме белән атлар сатып алды. Яңа Дүртекәй авылында үз көче белән ташландык абзарны сүтеп яңа абзар, башка корылмалар булдырды, МТЗ -82/1 тракторы, тагылма инвентарь сатып алды.

Без 42 яшьлек СВО ветеранын күпеллык үлән тезмәләрен җыйган вакытта басуда очраттык.

—Кырык ике баш атыбыз бар. Ике кеше даими эш урыны белән тәэмин ителгән. Җыйган тезмәләрне төргәкләргә урыйм. Кышны уңышлы үткәрү өчен 1000 төргәк печән кирәк булачак. Җитмәгәнен сатып алырга туры киләчәк. Зарланыр урыным юк, быел дизел ягулыгы белән генә районда  кыенлык килеп туды. Трактор белән Иске Балтачка заправкага барырга кирәк. Утыз литр бирәләр. Ул утыз литрның ун литрын мин 17 километр ара үткәнче юлда яндырып бетерәчәкмен. Алда ничек булыр, белмим, — диде ветеран.

Районның авыл хуҗалыгы бүлегендә  бу проблеманы беләләр. Бүлек начальнигы Вадим Галиәкбәрәв белдерүенчә, “БАШНЕФТЬ-РОЗНИЦА” җәмгыяте  генеральный директоры А.Н. Кудрявцека хәлне аңлатып, катлаулы хәлдә булышлык күрсәтүне сорап мөрәҗәгать хаты юллаганнар. Әле җавап көтәләр.

Эльза һәм Ильмер Фарраховлар гаиләсендә ике ул үсә. Әмир белән Радмир Фарраховлар мәктәп укучылары. Үсмерләр йорт, хуҗалык эшләрендә әти-әниләренең төп ярдәмчеләре.

Автор фотосы

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас