

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калганда Балтач районы буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре мәктәп автобусларының укучыларны йөртүгә әзерлеген тикшерде. Мондый профилактик чараларның төп максаты – балаларны мәктәпкә һәм өйләренә йөрткәндә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.
Тикшерү барышында мәктәп автобусларының техник торышына, аларның тиешле документлары булуына һәм водительләрнең квалификациясенә аерым игътибар бирелде. Инспекторлар тормоз системасын, автобус белән идарә итү җайланмасын җентекләп карады. Шулай ук автобуста ГЛОНАСС/GPS спутник җиһазларының, тахографларның төзеклеге һәм алардагы мәгълүматлар буенча водительнең хезмәт һәм ял режимын үтәве тикшерелде. Транспорт чараларында тизлекне автомат рәвештә чикләү җайланмаларының эшләвенә дә контроль ясалды.
Мәктәп автобуслары пассажирларны йөртү өчен куелган барлык таләпләргә җавап бирергә тиеш. Шуңа күрә аларның тиешле билгеләр һәм җиһазлар белән комплектлануы да игътибар үзәгендә булды. Аерым алганда, сары төстәге ялтыравыклы билгеләр, пассажир урыннарындагы хәвефсезлек каешлары, автобус артка йөргәндә тавышлы кисәтү сигналы, аптечка, янгын сүндергеч һәм башка кирәкле җиһазларның булуы тикшерелде. Водитель белән ашыгыч элемтә өчен билгеләнгән төймәнең төзеклегенә дә игътибар бирелде.
Тикшерү вакытында нинди дә булса җитешсезлек ачыкланган очракта, автобусны линиягә чыгару рөхсәт ителми. Ачыкланган кимчелекләр тулысынча бетерелгәнче транспорт чарасы эксплуатациядән читләштерелә. Бу таләпләрнең үтәлеше – балаларның иминлегенә турыдан-туры бәйле мәсьәлә.
Уку елы башлану белән автоинспекция хезмәткәрләре мәктәп автобуслары водительләре белән дә өстәмә инструктажлар үткәрә. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, бигрәк тә җәяүлеләр кичүе урыннарына якынлашканда игътибарлы булу кирәклеге искәртелә. Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә мәктәпкә баручы һәм дәресләрдән кайтучы балалар саны арту сәбәпле, водительләргә юлдагы вәзгыятьне аеруча игътибар белән күзәтү зарур.
Балаларны йөртүче транспорт чарасының һәр юлы техник яктан төзек, документлары тәртиптә, ә водителе җаваплы һәм әзерлекле булырга тиеш. Мәктәп автобусларын уку елы башланыр алдыннан тикшерү дә нәкъ менә шуңа – юлга имин транспорт кына чыгуын тәэмин итүгә һәм балаларның сәламәтлегенә, тормышына янаган хәвефләрне булдырмауга юнәлдерелгән.