Новости
12 Августа , 04:17

Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела

 “А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтач бүлекчәсе басуларында өлгергән шепкәнне тезмәләргә сала башладылар. “Правда” җәмгыяте эшчеләре бу көннәрдә бодай уңышын турыга суктырып алу белән мәшгуль.

Балтач басуларында өлгергән уңыш җыелаБалтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела

 Районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Вадим Галиәкбәров шушы көннәрдә хуҗалык басуларындагы урып-җыю эшләре белән танышты. Беренче тукталыш “А7 АГРО РБ” җәмгыятенең Балтач блекчәсенең Усман авылы янындагы яз көне чәчеләгән шепкән басуында булды.  Элекке “Исток” КФХсына караган 90 гектарлы басудагы кыр корабын (“КSY – 1” чапкычын) Ялангач авылыннан бирегә йөреп эшләүче механизатор Ильяс Галиуллин хезмәтләндерә, кузаклары тулышкан шепкәнне тезмәләргә сала.

—Узган елда көз явымлы килү сәбәпле, бу басу сөрелсә дә чәчеп калдырылмады. Шул сәбәпле, яз көне шепкән чәчелде. Көннәр кояшлы торса, тезмәләр суктырып алынып эшкәртүгә җибәреләчәк,— ди Вадим Ралиф улы.

 Эш фронты зур “А7 АГРО РБ” җәмгыяте блекчәсендә. Район басуларының 3000 гектар мәйданында — шепкән, 2200 гектар мәйданда — көнбагыш, 700 гектар мәйданда уҗым бодае урнаштырылган.

—Болардан тыш 350 гектар мәйданда яз чәчелгән бодай һәм 250 гектар мәйданнан карабодай уңышын җыйнап аласылары бар, — ди авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы , Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәрит Солтанов.

Аяз көннәрдә “Правда” җәмгыяте уңганнарының да җиңнәре сызганулы, алар да басуда. Сәйтәк һәм Яңа Дүртекәй авыллары арасындагы 100 гектарлы бодай басуныда өч комбайн бодай уңышын турыга суктыруга чыккан. “Нива – Эффект” комбайнында Эльвир Арсланов, GS812  “Палессе”да — Айрат Шакиров, “ACROS 595 Plus” та Илнур Хаков алтынга тиң бөртекләрне суктырып ала. Куәтле “ЗИЛ” автомашинасы водительләре Зәнфир Шәймәрданов, Филүс Абраров һәм Фаил Хәкимов суктырылган ашлыкны ындыр табагына кайтара.

—Бөртекләр коры. “Правда”да ашлык киптергеч тә, мөмкинлекләр дә, эшләргә кешеләр дә бар. Хуҗалык көчендә, — ди Вадим Галиәкбәров.

Җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидат Нуриханов белдерүенчә, җәмгыять басуларында өлгергән уңышның 30 проценты җыеп алынган инде.

Һава шартлары тотрыклы торса, авыл уңганнары эшне озакка сузмас.

Автор фотолары

Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Балтач басуларында өлгергән уңыш җыела
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас