Новости
12 Августа , 06:17

Арыган йөрәккә хәл кертә, кандагы холестеринны киметә

Җимешләрендә каротиноидлар, дубиль матдәләр, урсол кислотасы, олеанол һәм кратега кислоталары, пектиннар, сорбит, холин, фруктоза кебек кеше өчен кыйммәтле кушылмалар туплана. Аның орлыкларында 30 проценттан артык куе май бар.

Арыган йөрәккә хәл кертә, кандагы холестеринны киметәАрыган йөрәккә хәл кертә, кандагы холестеринны киметә
Арыган йөрәккә хәл кертә, кандагы холестеринны киметә

Бу файдалы үсемлек камырлык. Русчасы боярышник. Чәчәкләре һәм җимешләре йөрәк –кан тамырлары авыруы, ишемия һәм гипертоник авыру вакытларында файдаланыла. Йөрәк һәм баш мие тамырларының кан әйләнешен яхшырта. Җимешләренең сыек экстакты киң танылган кардиовален составына керә. Ул арыган йөрәккә стимулятор кебек итә, кандагы холестеринны киметә.

Алардан әзерләнгән препаратлар йөрәк мускулларының кыскару сәләтен яхшырта, шул ук вакытта йөрәкнең ярсучанлыгын киметә, йөрәк алҗыганнан шифа бирә, кан тамырлары стеналарын ныгыта.

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас