

Бәйрәмне авыл халкы белән берлектә авыл старостасы Лида Суфиярова оештырды. Җырлап-биеп, күңел ачып, тәмле ризыклар белән сыйланып таралыштылар.
Бу матур бәйрәмдә Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Эльмира Фидәрис кызы Марданова да катнашып, авыл халкын үзе пешергән тәмле пылау белән сыйлады. Авылдашларга алдагы көннәрдә дә бердәм булып авыл өмәләрен, бәйрәмнәрне матур итеп, татулыкта үткәреп, сугышлар тукталып тынычлыкта гомер кичерүләрен теләп калабыз.
Раушания Вахитова (Низамова)