

6нчы августта район прокуратурасында махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын шәхси сораулар буенча кабул итү узды. Аларның хокукларының үтәлешен тәэмин итү, мөрәҗәгатьләрен тыңлау һәм хокукый ярдәм күрсәтү – чараның төп максаты булды.
Гражданнарны Балтач районы прокуроры вазифаларын башкаручы Илнур Хөснуллин кабул итте. Очрашу барышында мөрәҗәгать итүчеләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Аларның һәркайсына гамәлдәге законнар нигезендә кирәкле аңлатмалар бирелеп, барлык сорауларга җаваплар җиткерелде.
Кабул итүдә шулай ук “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Балтач районы буенча социаль координаторы да катнашты. Мондый уртак кабул итүләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына хокукый һәм социаль мәсьәләләрне оператив хәл итәргә ярдәм итә, шулай ук аларның мөрәҗәгатьләренә вакытында җавап бирү мөмкинлеген тудыра.