Новости
7 Августа , 11:14

Башкортстанда ялларда районнарны ягулык белән тәэмин итәчәкләр

Балтач районы "кызыл" зонада.

Башкортстанда ялларда районнарны ягулык белән тәэмин итәчәкләрБашкортстанда ялларда районнарны ягулык белән тәэмин итәчәкләр
Башкортстанда ялларда районнарны ягулык белән тәэмин итәчәкләр

Ял көннәрендә ягулык тәэмин итү буенча оператив штабның игтибары Башкортстан районнарында урнашкан заправкаларга юнәлтеләчәк, диде бүгенге брифингта БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тыщенко.

– Гадәттә ялларда Уфа бушап кала, ә кешеләр һәм турислар районнарга юллана.

Шуңа күрә трассалардагы ягулык заправкалау станцияләрен активрак тулыландырырга тырышачакбыз. Якшәмбе эңгер-меңгердә кире башкаладагы АЗС-ларны тутырачакбыз, кешеләр эш атнасын тулы бак белән башлый алсын өчен, – диде ул.

Гомумән алганда республикада һәм аерым алганда Уфада ягулыкка бәйге хәл тотрыклана.

Кызганычка каршы, "кызыл" зоналар берничә урында кала әле: Авыргазы, Балтач, аларда заправкалар саны аз, һәм Иглин — анда шәхси ягулык агызу урыннары күп. Аларның хуҗаларына шәхсән шылтыраттык – юк, әлегә ачылырга теләмиләр, биржа хакларының түбәнәюен көтәләр, — дип хәбәр итте министр урынбасары. Бензин бирү лимитын арттыру, шулай ук канистрларга алуны рөхсәт итү планлаштырылмый.

—Әгәр моңа юл куйсак, транзит ягулык заправкалау станцияләре тиз арада бушый башлаячак, безнең автомобиль хуҗаларына ягулык калмаячак. Әле хәл тотрыкланды, аны саклап калырга кирәк, — дип халыкның сорауларына җавап бирде Олег Тыщенко.

Фото: мессенджерлардан

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас