

Луизаны мин кече яшеннән беләм. Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән ул. Абыйлары, энеләре арасында үскән бердәнбер кыз бала ул. Укуда тырышлыгы белән аерылып торды, тыйнак бала булып үсте. Кечкенәдән спорт белән дус булды. Гомумән, Тәнзилә һәм Федор Айметовлар гаиләсендә балаларга хезмәт сөючәнлек хисен кечкенәдән салып үстерәләр. Әти-әниләре аларны кечене кече, олыны олы итеп карарга, кешеләргә ихтирамлы булырга кирәк дип тәрбиялиләр. Эш белән чыныгып үскән балаларның һәммәсе дә үз урыннарын тапканнар бүген. Алар төрле тармакларда көч салалар. Мәктәпне тәмамлагач та Луиза укытучы һөнәрен сайлый. Бөре педагогия университетын тәмамлап, кулына югары белем алуы турында диплом ала. Биология һәм химия укытучысы ул. Укуын тәмамлагач ул Борай егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше Фәдис Фәнис улы Уфа аграр университетын тәмамлаган.
Бүгенге көндә Луиза Федоровна Борай авылының беренче санлы мәктәбендә укытучы булып эшли. Сабыр, уйлап эш иткән мөгаллимәне укучылары гына түгел, ата-аналар да ярата. Әйтергә кирәк, Луиза кече яшеннән спорт белән шөгыльләнергә яратты.
—Мәктәптә дә, эштә дә сынатмадык. Тырышып укыдык, спортта да алдынгылардан булдык. Укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Аеруча физкультура укытучысы, тренерым Артур Галихановка. Биш бала әнисе булсам да әле дә Борайда оештырылган ярышларда теләп яратып катнашам. Чаңгы ярышларында, теннис спорт буенча алдынгы урыннарны яулыйм, —ди Луиза Федоровна.
Тулы, тырыш, бердәм гаиләдә тәрбия алган Луиза өчен балалар иң кадерлесе һәм иң кыйммәте. Ул балаларны тәрбияләүгә һәм гаилә турында кайгыртуга зур игътибар бирә.
—Биш балабызны да ислам дине кануннары буенча үстерергә тырышабыз. Балаларны яратам, шунлыктан укучыларымны сагынып эшемә юлланам, —ди ул.
Райондашыбыз җәмәгать тормышында актив катнаша, шул исәптән балалары белән сайлауларга йөри, бу аның гражданлык позициясе турында сөйли.
Гаилә башлыгы Фәдис Фәнис улы «Нур» сәүдә йорты кибетендә сатучы-консультант булып эшли. Буш вакытларында ул төзелеш белән мавыга.
Фәюршиннар гаиләсендә биш бала үсә. Олы уллары Исмәгыйль беренче мәктәпнең дүртенче сыйныфын тәмамлаган. Ул спорт белән шөгыльләнә, ирекле көрәш һәм агачка уеп ясау белән мавыга.
Сафия да шул ук мәктәптә белем ала. Быел ул өченче сыйныфка барачак. Ул – уку алдынгысы, йөзәргә, пешеренергә һәм рәсем ясарга ярата.
Алты яшьлек Нурислам быел беренче сыйныфка укырга бара, ул да абыйсы сыман ирекле көрәш секциясенә йөри. Нуриманга 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри. Ул да спорт белән мавыга һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Ә гаиләнең иң кече әгъзасы Хәбиб 2025, аңа нибары тугыз ай гына.
—Бүгенге көндә әти-әнием исән, Аллаһыга шөкер. Балаларының кадер-хөрмәтендә Яңа Ямурза авылында үзләре корган нигездә яшиләр. Биш балаларына да югары белем алырга, зур тормыш юлына басарга ярдәм итүләре өчен без аларны хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Бүген инде алар безне генә түгел, безнең балаларыбызны көтеп алып, яратып туя алмыйлар. Аларны тәрбияләшергә ярдәм итәләр. Кадерле кешеләребезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле картлык, иман байлыгы телибез, —ди кызлары Луиза.
Яшь кенә булса да Луиза Федоровна тирән фикер йөртә. Тормыш иптәше белән тырышып дөнья көтә, балалар үстерә. Акча юклыгына, замана авырлыгына зарланып утырмый.
Рифина НИГАМӘЕВА.