

Янгыннан да куркыныч нәрсә юк. Юкка гына бурдан кала, уттан калмый, диләр. Электр приборларының төзек булмавы, игътибарсызлык, кайдадыр ашыгу нәтиҗәсендә “кызыл әтәч” башын калкыта. Шунысы шатлыклы хәл, быел янгыннар саны республика һәм шул исәптән безнең районда кимүгә бара. Узган елда шушы чорга 23 янгын теркәлгән булган. Быел исә 8 янгын чыккан. Узган елда шушы чорда 4 кеше һәлак булган, икесе тән җәрәхәтләре алган. Быел шунысы сөенечле, янгыннарда һәлак булучылар һәм тән җәрәхәтләре алучылар юк.
Статистика буенча, һәр икенче йорт янгын чыгуны кисәтүче приборлар белән җиһазландырылган районнарда янгын вакытында үлем очраклары юк диярлек. Янгын турында кисәтүче бу җайланмалар күпме фаҗигане булдырмый калган. Бихисап кешенең гомерен саклап калганын төгәл саннар белән әйтә алмасак та, аларның әһәмиятен бәһалап бетереп булмый. Төтен чыкса янгын хәбәрчесе шундук көчле сигнал бирә. Батарейкалары яңа булса сигналның тавышы көчле, хәтта аны күршеләр дә ишетергә мөмкин.
Безнең районда узган елда GSM модульле 11 прибор урнаштырылган. Янгын хәбәрчеләре көчле тавыш белән хәвеф турында кисәтә. Әлеге камилләштерелгән төре тирә -якка көчле тавыш биреп кенә калмый, ә автоматик рәвештә смс җибәрә. Быел исә шундый ике прибор урнаштырылачак.
Быел безнең районда 300 янгын кисәтүче приборлар урнаштырылган. Илле биш яшьтән өлкән ялгыз яшәүчеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, хәвеф төркеменә караган күп балалы гаиләләр игътибар үзәгендә.
Кемдер ашарга пешерергә куеп йоклап китә, яки урамга чыгып китә. Икенчеләре исә дөньяларын онытып телефонда утыра. Ярый шул вакытта янгын кисәтүчеләре тавыш бирә. Күптән түгел генә Көнтүгеш, Иске Балтач авыл биләмәсендә шушы приборлар зур бәхетсезлек очрагын булдырмый калган.
Янгын беркемне, бернәрсәне аямый. Ут-күздән сак булыгыз!
Рифина НИГАМӘЕВА.