Новости
5 Августа , 06:03

Светофорның яшел уты янганда йоклап киткән

Бүген 42 яшьлек ир-ат белән булган хәл бу. 

Светофорның яшел уты янганда йоклап киткәнСветофорның яшел уты янганда йоклап киткән
Светофорның яшел уты янганда йоклап киткән

Бүген иртән Ишембайда булган хәл бу.

ГАИ хезмәткәрләре светофорда яшел ут янганда тукталып торган “Субару”га игътибар иткән.

 Хокук сагындагылар  нәрсә булды икән дип машинаны тикшерергә булганнар, тавышны ишетү белән водитель кузгалып киткән.

Полицейскийлар аның артыннан кабызылган сигналлар белән барса да, ул туктамаган.  Баксаң, моның сәбәбе гади –  ир-ат бик нык исерек булган.

Исерек килеш руль артына утырганы өчен аның 2 елга “права”сын алачаклар, шулай ук водительгә 45 мең сум күләмдә штраф түләргә һәм машинасын махсус тукталыштан барып алырга  туры киләчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

 Фото:БР ГАИсенең МАХ-каналы.

Автор:
Читайте нас