Новости
3 август , 11:02

Ташкабакны духовкада пешерәбез

Ташкабакның ( кабачки) мул чагы.  Духовкада ташкабактан бик тәмле һәм тиз әзерләнә торган кайнар кабымлык ясап карагыз әле. Бик җиңел  ясала. Фарш, сыр һәм сарымсак кирәк.

Ташкабакны духовкада пешерәбезТашкабакны духовкада пешерәбез
Ташкабакны духовкада пешерәбез

Яшелчәләрне әзерләү. Ташкабакны яхшылап юыгыз. Кабыгы каты булса — әрчегез, яшь булса — кабыгы белән калдырыгыз. Бер үк калынлыктагы (якынча 1 см) түгәрәкләргә турагыз.

Яшь булса эчен калак белән уеп алыгыз, катырак булса эчен алыгыз.

Соус ясау. Бер савытта каймакны (яки майонезны), изелгән сарымсакны, тозны һәм паприканы бергә кушып болгатыгыз.

Духовка табасына пергамент кәгазе җәегез яки май сөртегез. Ташкабак түгәрәкләрен тезеп чыгыгыз.

Соусны сөртү. Һәр ташкабак кисәгенең өстенә сарымсаклы соусны сылап чыгыгыз.

Өстенә фарш салыгыз.

Табаны 180°C градускача кыздырылган духовкага  15-20 минутка куегыз.

 Вакытын карап торыгыз. Төрле плитә төрлечә пешерә.

Сыр сибү. Табаны духовкадан алып, ташкабаклар өстенә угычтан үткәрелгән сыр сибегез. Тәлинкәне тагын 5-7 минутка (сыр эреп кызарганчы) духовкага кире тыгыгыз.

Әзер ташкабаклар өстенә яңа өзелгән укроп яки петрушка сибеп, кайнар килеш табынга чыгарыгыз!
 
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас