Новости
27 Июля , 10:46

Югалган пенсия стажын торгызу юллары турында

Пенсия стажында хаталар булу сәбәпле, кайвакыт ул тиешле дәрәҗәдә булмаска мөмкин.

Югалган пенсия стажын торгызу юллары турындаЮгалган пенсия стажын торгызу юллары турында
Югалган пенсия стажын торгызу юллары турында

Мондый очракта нәрсә эшләргә кирәк?

Социаль фондтан язмача аңлатма алыгыз. Бу адым бик мөһим. Анда стаждан кайсы чорның һәм ни өчен төшеп калганы ачык күрсәтелергә тиеш. Экспертлар билгеләп үткәнчә, хезмәткәрнең телдән биргән аңлатмасы юридик көчкә ия түгел.

Югалган чорны раслый торган барлык документларны туплагыз. Бу хезмәт килешүләре, төрле белешмәләр, боерыклар, хезмәт хакы күрсәткән ведомостьләр, хәрби билет яки бала туу турындагы таныклыклар кебек документлар булырга мөмкин.

Социаль фондның территориаль органына гариза бирегез. Тупланган документлар белән бергә, югалган стажны өстәү үтенече белән гариза тапшырыгыз.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас