

Чир җиргә якын булган аскы яфраклардан башлана: яфрак читләрендә соры таплар барлыкка килә, ә аскы ягында аксыл бөртекләр (гөмбә споралары) күренә.
Профилактик чаралар күрмичә, бу авыруны җиңеп булмый. «Россельхозцентр» белгечләре бәрәңге уңышын саклап калу өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
Чәчү әйләнешен (севооборот) саклау. Бу авыруларны 10-15% ка киметергә ярдәм итә. Күпләр мәйдан җитмәү сәбәпле, бәрәңгене бер урында еллар буе утырта. Бу очракта көзен сидератлар (туфракны савыктыручы үсемлекләр) чәчү мәҗбүри.
Куе итеп утыртмау. Бәрәңге куаклары яхшы җилләтелергә тиеш. Түтәлләр арасындагы ераклык 60-70 см дан ким булмаска тиеш.
Көзен чистарту. Бәрәңге җыйганнан соң, бакчада бернинди сабак яки яфрак калдырмагыз. Фитофтора споралары аларда кышлап чыга һәм киләсе елда яңадан үрчи башлый. Барлык калдыкларны җыеп яндыру хәерле.
Биопрепаратлар белән профилактика. Үсемлекләрне даими рәвештә, озак тәнәфесләр ясамыйча, биопрепаратлар белән эшкәртеп торырга кирәк. Тик шунда гына нәтиҗә булачак.
Химик препаратлар куллану. Әгәр авыруның беренче билгеләрен күрсәгез, кичекмәстән химик препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Бу авыру учагын локальләштерергә һәм сәламәт куакларга чир йогудан сакларга ярдәм итәчәк.
Рәузәнә Хаматнурова, «Россельхозцентр»ның Балтач филиалы әйдәүче агрономы