

Комплекс бу авыл халкын 17 һәм 20 июль көннәрендә кабул итте. Кабул итү барышында төрле буын кешеләр комплекслы тикшерү уза һәм тар белгечләрдән консультация ала алды. Бу көнне төпкелдәге авыл халкы УЗИ, ЭКГ, флюорография, маммография рентген тикшерүе үтте. Бөре үзәк район хастаханәсеннән килгән урта медицина хезмәткәрләре эшләде.
Пациентларны участок терапевты Энҗе Гизатова, эндокринолог Дилара Гәрәева, акушер Миләүшә Гизатова кабул итте. Рентген-лаборант Айгөл Арсланова 40 яшьтән өлкән хатын-кызларның сөт бизләренә дүрт проекциядә карау үткәрде.
—Районда “Сәламәтлек поезды” 13нче июльдән эшли. Шул көннәр эчендә 100дән артык кеше маммография тикшерүе үтте. Патологияләр ачыкланган очракта бу тикшерүне табиб күрсәтмәсе буенча хатын-кызлар ел саен үтәләр, — ди Айгөл Ринат кызы.
Авыллар халкы “Сәламәтлек поезды”н сөенеп каршы ала. Район үзәге Иске балтач авылыннан утыз километр ераклыкта урнашкан Көндәшледә бу проектка аеруча шатлар.
Педагогик хезмәт ветераны Нәфис Хәмәтнуров фикерен уртаклашты:
—Безнең авылга ел саен “Сәламәтлек поезды” килә. Халыкның сәламәтлек торышын тикшереп торалар. Кан басымын, күз басымын, тән авырлыгын, кешенең буеннан башлап үлчиләр, анализлар алалар. Быел стоматологлар килүе дә көтелә. Тешләрен дәваларга теләүчеләр бик күп авылда. Бик канәгатьбез бу эштән. Дөнья тыныч булмаса да, илебез җитәкчеләре халык турында кайгыртучанлык күрәләр. Саф һавада чират торабыз, көн матур.
Халык зур оешканлык күрсәтте Көндәшледә. Моны 1989нчы елдан башлап аваылда фельдшер булып эшләгән Фәридә Фаттахова да дәлилләде.
—Халык үзенең саулыгына битараф түгел Көндәшледә. Йөри алмаганнарны автобус белән өйләренә барып алып килдек. Авыр хәлдәгеләрнең өйләрендә тикшерү үткәрәбез. Андыйлар да бар авылда, — ди ак халатлы.
Хәтергә төшереп үтик, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән, 2019нчы елдан башлап, диагностика ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны һәм аларның куркыныч факторларын иртә ачыклау максатында, апрельдән сентябрьгә кадәр республика халкы арасында “Сәламәт Республика – сәламәт төбәк” акциясе үткәрелә. Поезд теге яки бу территориядә авыру дәрәҗәсенә карап төрле модульләр белән комплектлана. Чыгулар өчен өстенлекләр төрле районда авыруларның гомуми дәрәҗәсе буенча билгеләнә. Сәламәтлек поездлары белгечләренең бурычларына:
- халыкны диспансерлаштыруның беренче этабы күләмендә яисә диспансер күзәтүендә булган кешеләр өчен кирәкле медицина ярдәме күләмендә тикшерү; ВИЧ-инфекциягә вакцинация һәм тест үткәрү; - табибларның һәм урта медицина персоналының халык белән мәгълүмати эш алып баруы.
“Сәламәтлек поезды” ярдәмендә авыл халкы тиз һәм яшәгән урынында диспансеризация уза ала. Ә бу үз чиратында, авыруларны вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә. Профилактика — сәламәтлекне озак елларга саклап калуның яхшы ысулы икәнен хәзер авыллар халкы яхшы аңлый һәм ул мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша.