

«Россельхозцентр» белгечләре түбәндәге киңәшләрне бирә:
Артык яфракларны һәм мыекларны кисегез
Карт, саргайган, кипкән яки таплы яфракларны алып ташлагыз — алар авыру чыганагы булырга мөмкин. Яшь, сәламәт яшел яфракларны калдырыгыз, чөнки алар фотосинтез өчен кирәк. Әгәр җиләкне үрчетергә җыенмыйсыз икән, мыекларын кисеп ташлагыз, чөнки алар куактан күп көч ала. Үрчетергә кирәк булса, иң көчле куаклардан 1-2 мыек кына калдырыгыз.
Авырулардан һәм корткычлардан саклагыз
Биопрепаратлар (мәсәлән, «Фитоспорин») — профилактика өчен куркынычсыз һәм нәтиҗәле.
Фунгицидлар («Хорус», «Скор») — яфракларда таплар яки соры черек булса.
Инсектицидлар («Актар», «Конфидор») — корткычларга каршы.
Химия кулланганда, инструкцияне төгәл үтәгез.
Дөрес итеп тукландырыгыз
Җиләк җыйганнан соң, куак яңа яфрак үстерсен өчен, аз дозада азот кирәк. Ә август аенда бөреләр формалашу һәм кышлау өчен фосфор һәм калий мөһим:
Органика: тавык тизәге (1:20) яки сыер тизәге (1:10).
Минераль ашлама: 10 л суга 1 аш кашыгы суперфосфат һәм 1 аш кашыгы калий сульфаты (һәр куак астына 0,5 л).
Көл: 1 м² мәйданга 1 стакан исәбеннән туфракка бутагыз.
Көзге ашламалар: «Көзге» тамгасы белән сатылучы катнашмалар (аларда азот аз, фосфор һәм калий күп).
Клубника түтәлләрен яңарту.
Клубника 3-4 ел яхшы уңыш бирә, аннары җиләкләр ваклана һәм кими башлый. Шуңа күрә түтәлләрне вакытында яңарту мөһим. Иң яхшы куакларның беренче рәт мыекларын сайлап алып, җәй ахырында яки көз башында яңа түтәлләр утырту – иң кулай вакыт.
Клубника үстергәндә еш ясала торган хаталар:
Яфракларны төбенә кадәр кисү. Бу очракта куак бөреләрне үстерүгә түгел, ә яңа яфраклар чыгаруга көч сарыф итә.
Су сипмәү. Эссе көннәрдә сусыз калган клубника интегә, бу киләсе елгы уңышка тискәре йогынты ясый.
Җәй ахырында азотлы ашламалар куллану. Бу вакытта үсемлек «яшәрергә» омтыла, яфракларны тиз үстерә, нәтиҗәдә бөреләр зыян күрә.
Авыру яфракларны һәм мыекларны калдыру. Бу – авыруларның таралуына һәм куакның артык көчсезләнүенә китерә.
Рәүзәнә Хаматнурова, “Россельхозцентр”ның Балтач филиалы әйдәүче агрономы