Новости
18 Июля , 12:34

Укытучы, күп балалы әни ул

 Райондашыбыз, Яңа Ямурза авылында туып үскән, әлеге көндә Борай авылында яшәүче Луиза Федоровна укытучы, күп балалы ана буларак хөрмәткә лаек. 

Укытучы, күп балалы әни улУкытучы, күп балалы әни ул
Укытучы, күп балалы әни ул

"Луиза Федоровна Борай авылының беренче санлы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул җәмәгать тормышында актив катнаша, шул исәптән балалары белән сайлауларга йөри, бу аның гражданлык позициясе турында сөйли. Луиза спорт белән, аерым алганда, чаңгы ярышлары һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Ул балаларны тәрбияләүгә һәм гаилә турында кайгыртуга зур игътибар бирә. Гаилә башлыгы Фәдис Фәнис улы «Нур» сәүдә йорты кибетендә сатучы-консультант булып эшли. Буш вакытларында ул төзелеш белән мавыга.

Фәюршиннар гаиләсендә биш бала үсә. Олы уллары Исмәгыйль беренче мәктәпнең дүр-тенче сыйныфын тәмамлады. Ул спорт белән шөгыльләнә, ирекле көрәш һәм агачка уеп ясау белән мавыга. София да шул ук мәктәпнең икенче сыйныфын тәмамлады. Ул – уку алдынгысы, йөзәргә, пешеренергә һәм рәсем ясарга ярата. Алты яшьлек Нурислам белән биш яшьлек Нуриман «Кояшкай» балалар бакчасына йөриләр. Алар да спорт белән мавыга һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Ә гаиләнең иң кече әгъзасы Хәбиб 2025 елда туган, аңа нибары тугыз ай гына".

 Алар хакында "Алга" гәзитенең сайтында югарыдагы фикерләрне язганнар.

Без райондашларыбызны мактап телгә алганнары өчен чиксез шатбыз.

Автор:
Читайте нас