Новости
18 Июля , 15:03

Кыяр һәм помидордан ассорти

Чистый җиләтте бу яңгырлар. Тәмам туйдырды. Бер нәрсә эшләп булмый.  Теплицадагы кыяр, помидорларны җыеп, булса  тәмлекәчләр ясыйк ичмасам. Резида Фәйзуллина рецепты буенча ассорти ясагыз әле.

Кыяр һәм помидордан ассортиКыяр һәм помидордан ассорти
Кыяр һәм помидордан ассорти

Банкаларга кыяр, помидор, кишер, сарымсак, ачы кызыл борыч, керән, кишер яфраклары тутырдым һәм шаулаган су коеп, 10-15 минут тотканнан соң, суын кире бушатып, маринад кайнаттым.

 

Банкаларга 3-4 хуш исле түгәрәк борыч, 1 данә кипкән канәфер өстәп, маринад салып, тимер капкач белән каплап куйдым.
Маринад: 1 литр суга 1 аш кашыгы тутырып тоз (40 гр), 2 аш кашыгы шикәр комы (60 гр), 1 чәй кашыгы 70 процентлы яки 40 гр 9 процентлы аш серкәсе.

 

Мин 3 литрлы өч банка ясадым, шуңа 4 литр маринад кирәк булды.

 

Резидә Фәйзуллина.

Автор:
Читайте нас