

СВО зонасында батырларча һәлак булган 22 яшьлек Артур Аминовның хезмәте Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәннән соң башлана. Аңа кадәр ул Уфа шәһәрендәге “Вита” аптекасында фармацевт буларак яңа хезмәт юлын башлаган була.
Язмыш аны иркәләми. Сабый чагыннан аерылу газабы кичерергә туры килә.
2003 елның 18 февралендә Бөре шәһәрендә Зәлия һәм Марсель гаиләсендә икенче бала булып туган Артур Аминов өч яшькә кадәр әти-әнисе белән яши. Әти-әнисе аерылышып гаилә таркалганнан соң, ул әнисе белән Дәүләкән районына күченә, анда әбисе һәм бабасы яши. Шулай килеп чыга, әнисе Артурны тәрбияләү белән шөгыльләнми. Малай әбисе һәм бабасы тәрбиясендә кала. Әнисе малайны калдырып китә, әти-әнисе йортына улы янына бик сирәк кайтып йөри. Аннары бу йортка юлны бөтенләй “оныта”. Әтисе дә улына еш килми. Артур әти-әнисен бик сагына, елый-елый көтә. Ул анда балалар бакчасына йөри, алты яшендә беренче класска бара. Зирәк малай яхшы укый. Өченче сыйныфта әтисе аны Уфага алып килә. Зур әнисе Гөлфә янында калдырып, әтисе төньякка йөреп вахта ысулы белән эшли.
Зур әнисе Гөлфәнең Балтач районының Тушкыр авылында яшәгән бертуган сеңелесе Гөлшат Ихсанова хәл белергә килгәндә нәни Артурга өй эшләрен эшләргә ярдәмләшә. Малайга рәхәт. Ул бу апага шул тикле ияләшә. Аны “зурани” дип атый. 2014 елда, Гөлфә зур әнисе вафат булгач, Гөлшат Гайнелҗан кызы малайны әтисе ризалыгы белән авылга үз тәрбиясенә алып кайта.
Артур Гөлшат ханым өчен бик якын, күптән көтелгән бала, гаиләсендә иң кадерле бәләкәй кешегә әверелә. “Мин дә, ирем Тәлхәт тә аны яраттык, чын күңелдән кайгырттык. Бишенче сыйныфтан ул Штәнде авылындагы урта мәктәптә укый башлады. Ул сөйкемле малай иде, бик яхшы укыды. Мәктәптә үзен бик ипле тотты, дуслары белән аралашучан булды. Кечкенә булса да, барысы белән дә кызыксынды. Ирем Тәлхәт умарталар ясаганда такта тотып тора, чүкеч, кадак биреп гел зур әтисенең янәшәсендә бөтерелә. Урамга чыкса янына өере белән балалар уйнарга килә. Кышкы айларда капка алдына тау эшләп куйгач, ярты авыл баласы гөр килеп шунда шудылар.” — Җылы истәлекләрен хәтерендә яңартканда Гөлшат ханымның керфекләре чылана.
Укытучылар да Артур турында бик яхшы мөгамәләдә. Мәктәптә укыганда үзен тырыш, тәртипле, актив укучы итеп күрсәтә. Предмет олимпиадаларында, мәктәп концертларында катнаша, җырлый, бии. Конкурсларда һәм олимпиадаларда призлы урыннар яулый. Тушкыр авылында да җәмәгать эшләрендә катнаша. Җәйге каникул вакытында сәламәтләндерү лагерьларында ял итә. Җиденче сыйныфта укыганда, яхшы укуы һәм үрнәкле тәртибе өчен "Артек" Бөтенсоюз пионер лагеренда ялга җибәрәләр аны. Анда барыр алдыннан уртага салып сөйләшергә туры килә. Юл хакын түләргә кирәк. Гөлшат Гайнелҗан кызы пошаманга төшә:
—Их, акча җиткереп булыр микән? Ул кадәр юк бит әле...
Тәлхат ике дә уйламый:
—Бер айлык пенсия акчамны бирәм. Андый бәхет гомер эчендә бер генә була. Җибәрәбез баланы. Дөнья күреп, ял итеп кайтсын!
Артур “Артек”ка барып ял итеп, яңа дулар табып бик сөенеп кайта.
2016 елда гаиләгә зур кайгы килә: Тәлхат вафат була. Артур белән зур әнисенә бу зур югалту була.
—Мәктәптән кайткач, бергә утырып чәй эчәбез. Артур үзенең мәктәп яңалыкларын сөйли: “Бүген тарих дәресендә укытучысы мине “Син, Артур, патриот инде”, — дип шаяртты, дип сөйләнә. — Көлешә-көлешә сөйләшәбез. Әй күңелле чаклар булган!?
Укуда уңышлары күп була Артурның. Белем учагында үткәргән һәр көне аның өчен яңалыкка тиңләшә. Һәр башлангыч зур нәтиҗә китерә. Балалар – үсмерләр әдәби иҗатының Өченче Халыкара конкурсына үзе иҗат иткән шигырьләрен тәкъдим итеп бәйгенең Дипломы белән бүләкләнә. Аны Казан шәһәрендә узачак конференциягә чакыралар. Әмма бик күп кешеләрнең планнарын челпәрәмә китергән, гомерләрен өзгән афәт — ковид сәбәпле, бара алмый.
Артур 2020 елда урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамллый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алгач, ул Уфа медицина көллиятенең фармация бүлегенә укырга керә. “Аның өчен Уфа районында фатир-студия сатып алдым. Михайловкада урнашкан квартирага шкаф, өстәл, урындыклар, телевизор, ноутбук, кер юу машинасы алып урнаштырдык. Артур шунда яшәде һәм көллияттә укыды. Ул студентлар советында булды, спорт һәм мәдәни чараларда катнашты. Авылга бәйрәмнәргә, каникулларга кайтты. Җәй буе минем янда булды, хуҗалык эшләрендә булышты. 2024 ел иде. Августта ул Уфага китте һәм Михайловкадагы бер аптекага фармацевт булып эшкә урнашты,”— Гөлшат Гайнелҗан кызы бу истәлекләрне зур дулкынлану белән искә ала.
2024 елның 27 августында Артур Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт узу турындагы контрактка кул куя. Ул үз теләге белән Ватанны саклау өчен махсус хәрби операция зонасына юллана. Кыска гына вакыт эчендә гвардия рядовое Артур Әминов батырлыгы һәм Ватанны сакларга әзерлеге белән аерыла. Ул башкалар артына качмый, үзен хәрби операция барышында җаваплы һәм чын сугышчы буларак күрсәтә. Отделение командиры Артур Марсель улы Әминов 2024 елның 24 сентябрендә Донецк Халык Республикасының Ясиноват районы Мариновка авылы янында барган алышларда алган җәрәхәтләре нәтиҗәсендә һәлак була. Гөлшат Гайнелҗан кызына “Үлем хәрби хезмәтне үтәү чорында теркәлде һәм хәрби хезмәтне үтәү белән бәйле” дигән белешмә килә. Артур Марсель улы Әминов 2025 елның 31 мартында Башкортстан Республикасы Дәүләкән районы Бурангол авылы мөселман зиратына җирләнә. Артур Әминов халык хәтерендә 22 яшьлек Герой, Башкортстанның чын улы, Ватан өчен гомерен биргән Ватанны саклаучы булып мәңгегә калыр.
Артур Аминовның 1905 елда Тушкыр авылында туган карт бабасы Гайнельян Галиәхмәт улы Галин 1нче армиянең 158 нче көнбатыш укчы полкында сугыша. 1943-1945 елларда лейтенант, политрук Г. Галин 1нче армиянең 4 нче укчы дивизиясенең 101 нче укчы полкында фронтның алгы сызыгында була. Киев һәм Варшава шәһәрләрен (кече плацдармны) азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы ахырына кадәр 1 нче армиянең юл эксплуатациясенең 80 нче хуҗалык бүлеге командиры була. Фронт юлы – Мәскәүдән Берлинга кадәр. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен лейтенант Г.Г. Галин «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. 1946 елда туган якларына әйләнеп кайта, Ватаныбыз хакына намуслы хезмәт итә, урындагы сельпо рәисе була. Тыл хезмәтчәне, хатыны Бибижихан Мөхәммәдьяр кызы белән 5 кыз үстерәләр. Утны-суны кичкән ветеран 1982 елда вафат була. Дүрт оныгы, 7 туруны бабалары белән горурланып һәм аның турында кадерле истәлекләрне саклап яши. Җиденче туруны Артур бабасы үрнәгендә алгы сызыкка юлланып тыныч тормыш хакына башын салды.
“Артур изге күңелле, ачык йөзле, кыю егет буларак күңелебездә калыр”, — ди егетнең укытучылары һәм ул белем алган мәктәптә Артур Аминов истәлеген мәңгеләштергән “Герой партасы” булдырылды.
Кыска, бик кыска булды Артурның гомере. 22 яшь. Әле гомернең башы гына. Мәнәгәз авылыннан класташы, тугызынчы класска кадәр бергә укыган Рәсүл Рәхимов та, җәйге айларда Уфа шәһәреннән Тушкырга кунакка кайтып йөргән Артурның адашы да СВО зонасына бер-бер артлы юлланган каһарман егетләр. Алар гаиләләрендә дә, мәктәп елларында да дөрес тәрбия алып үскән уланнар. Илебезгә куркыныч янаганда читтә кала алмаганнар. Артур Аминов СВО зонасына юлланганын үзен тәрбияләп үстергән зуранисе Гөлшат Гайнелҗан кызына да хәбәр итеп тормаган.
— Бер мәлне хәбәре булмый торды. Шалтыратам. Трубканы алмый. Фатирына бардым. Анда да юк. Кабат номерын җыйгач: “Мин армиягә киттем”, — дип җавап бирде. — Мин анда да СВОга барганын аңламадым, — ди Гөлшат Гайнелҗан кызы.
Артур Аминов зур батырлыклар эшләргә өлгерми. Сугышчан бүләкләре дә юк. Моңа ул гаепле түгел, дип уйлыйм. Язмыш гаепледер. Үз Ватаны өчен гомерләрен аямаган Артур Аминов кебек язмышлылар азмыни?! Сөйгәне белән кавыша алмаган егетнең кызына багышлап язган шигырьләре калды. Кавышалмаган парлар, тумаган сабыйлар — канкоешлар нәтиҗәсе.
Исән чагында Артурның үзе белән күрешергә туры килмәде. Иҗаты белән танышкач нибары ике куплеттан торган шигырен уку да батыр йөрәкле егетнең булмышын ачып салды, күз алдына каһарман яугир килеп басты.
Я правнук того солдата,
Прошедшего Берлин.
Буду жив я вечно,
В памяти храним.
Я правнук того солдата,
Прошедшего Берлин.
Победа будет за нами,
Народ наш непобедим.
Артур Аминовны Тушкыр авылында үскән, аны белгән яше карты яхшы күңелле, ярдәмчел, актив яшь кеше буларак хәтерлиләр. Аның турында якты истәлекләр йөрәкләрдә яши.
Фотолар Гөлшат Ихсанованың шәхси архивыннан