Новости
15 Июля , 17:01

13 ел рәттән яхшы укыган укычыларга Рәлиф Нурисламов премияләр тапшыра

Быел янә өч укучы шундый югары бүләккә лаек булды.

13 ел рәттән яхшы укыган укычыларга Рәлиф Нурисламов премияләр тапшыра13 ел рәттән яхшы укыган укычыларга Рәлиф Нурисламов премияләр тапшыра
13 ел рәттән яхшы укыган укычыларга Рәлиф Нурисламов премияләр тапшыра

 

Югары Карыш урта мәктәбендә "Яшелтау" премиясе  13 ел рәттән бирелә. Аны шушы мәктәптә белем алган Рәлиф Нурисламов тапшыра.

 Рәлиф Динислам улы чыгышы белән Начар авылыннан.  Ул дипломант булган.  Илебезнең башкаласы— Мәскәүдә яши ул. 

 Бишенче август көнне аңа 90 яшь  тулачак.

—Туган якларымдагы шушы вакыйганы мин балаларга караганда да ныграк көтем алам.  Шушы гамәлем миңа яшәргә көч, энергия бирә. Очрашудан соң киләсесенә көннәрне саный башлыйм.  Туган авылымда сәләтле, тырыш укучыларны күреп шатланам, —ди  Рәлиф Динислам улы.

 "Яшелтау" премиясен тапшыру  көтеп алынган вакыйга.

 Быел  янә өч укучы акчалата бүләк алу хокукына ия булды.  Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Алина Баһаутдинова, бишенче сыйныфны  тәмамлаган Илмар Такиуллин һәм дүртенче сыйныфны тәмамлаган Алина Хаҗимуллиналар шушы премиягә лаек булды. Әйтергә кирәк,  соңгы ике укучы укуда бары тикбишле билгеләренә өлгәшә. 

Мәктәп администрациясе, укытучылар һәм ата-аналар Ралиф Динислам улына зур рәхмәт белдерәләр.

—Мондый бүләк —финанс ярдәм генә түгел, кайгырту, рухи юмартлык чагылышы, ышаныч һәм җылылык билгесе.  Ул калганнарга да тырышыбрак укырга этәргеч бирә, - ди укытучылар. 

Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас