“Авылдашыбыз- “Гвоздика” позывнойлы яугир балалар өчен сетка сатып алып бирде. Без спорт мәйданчыгы ясадык.
Бу эштә авылның бер төркем актив егетләре ярдәм күрсәтте. Аеруча Алексей Тимуршин һәм Дмитрий Шайхутдиновларны телгә аласы килә. Шулай ук мәйданчыкны чүп үләннәреннән тазарткан Юрий Ямурзинны да аерым билгелисе килә. Балалар да аңа тирә-якны тәртипкә китерүдә ярдәм күрсәтте.
Хәзер балалар рәхәтләнеп көннәрен мәйданчыкта уздыра, волейбол, туп уйныйлар. “Аек авыл” конкурсы чикләрендә бирелгән 7 мең сумга авылдашлардан акча җыеп теннис өстәле сатып адык. Халыктан 14 мең акча җыйдык. Теннис спортын да балалар үз иттеләр.
“Гвоздика” позывнойлы авылдашыбызның әти-әнисенә шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәбез, аларның тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз”- ди авыл клубының мәдәни чаралар оештыручысы Нина Ямурзина.
Балалар күңелен күрү – зур савап, диләр. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр арабызда күбрәк булсын иде.