

Чуртанлыкүл авылы кызы Ильгина Раушан кызы һәм Югары Карыш авылы егете Айназ Ринат улының кичә туйлары узды.
Алар бер-берсен мәктәп яшеннән үк беләләр. Әти-әниләре дә аралашып яшиләр.
Айназ Югары Карыш урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, Нефтекама шәһәрендә машиналар төзү колледжында һөнәр үзләштерә. МЧС хезмәткәре ул.
Ильгина Раушан кызы һөнәре буенча шәфкать туташы.
Айназ Пенза, Ростов якларында хәрби бурычын үтәп кайту белән сөйгән ярына тәкъдим ясаган.
Яшьләрнең бер-берсенә булган мәхәббәте еллар узу белән тагын да ныгысын,бер-берегезне хөрмәт итеп, яратып, яратылып яшәгез.