Рәфисә Рахимова 1989 елның 12нче июнендә Яңа Ямурза почта элемтәсенә хат ташучы буларак эшкә урнаша.
Иштирәк һәм Чишмә авылының почтальоны булып 37 ел эшли ул.
Кемгәдер-хат, берәүләргә- гәзит-журнал, икенчеләренә көндәлек кирәк-яраклар ташыган кеше күптәннән һәр йортта көтеп алынган кешегә әверелгән инде. Бер-ике көн күренмәсә, Рәфисәбез кайда югалды, әллә чирләп киттеме, дип борчылалар, юксыналар үзен.
Утыз җиде ел эчендә күпме чакрымнар үтелгән, ул бит вакытлы матбугатны Яңа Ямурзадан барып алып, ике авылга тарата. Бу кадәр җәяү йөрүләр эзсез калмаган, әлбәттә. Хат ташучының аяклары авырта, сызлый.
Шуңа карамастан да ул, үз эшенә хаклы ялга туктаса да тугры кала.
Хезмәтеңне күрә белсәләр тагын да яхшы.
Күпъеллык хезмәте өчен Русия Почтасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул. Почта элемтәсе ветераны исеменә дә лаек булган.
Шушы көннәрдә Рәфисә Рахимова БР Башлыгы Радий Хәбировның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Райондашыбызны чын күңелебездән котлыйбыз. Шушы тармакка күпме көчен, вакытын салган кеше белән горурланабыз.
Бүгенге көндә почта тармагындагы үзгәрешләр өчен аның да йөрәге сыкрана.
Вакытлы матбугатны алдырмыйлар, шуңа күрә хат ташучылар ник кирәк инде диючеләр дә бар.
Болай фикер йөртүчеләр нык ялгыша. Хат ташучылар- авылның тоткасы ул.