Новости
10 июль , 04:11

Почта хезмәткәрләре балтачлыларга пенсия акчасын китерә

Балтач районында яшәүчеләр пенсияләрен вакытында һәм кыенлыкларсыз хат ташучылар ярдәмендә алалар. Алар пенсионерлар үз акчаларын уңайлы вакытта ала алсын өчен түләүләрне туп-туры өйләренә илтәләр.

Почта хезмәткәрләре балтачлыларга пенсия акчасын китерәПочта хезмәткәрләре балтачлыларга пенсия акчасын китерә
Почта хезмәткәрләре балтачлыларга пенсия акчасын китерә

Халыкка пенсия акчасын таратуда ару-талу белми хезмәт салган уңганнар бар. Алсу Вәлиева, Зөлфия Гәрәева, Эльза Галәветдинова, Алия Карамова, Лида Хәмәтнурова, Анфиса Миңнуллинаа һәр айның өченән башлап азагына кадәр авылларга чыгып графикка ярашлы пенсия акчасын тараталар. Иртәнге сәгатьтән кичкә кадәр тәгәрмәч өстендә алар. Эшләрен буранда да, явымда да, салкында да, җәйге эсседә дә башкарырга туры килә.

—Техника белән үтү авыр булган урыннарда кыенлыклар килеп туган чаклар да була. Язгы, көзге пычракта автомашиналары батып калганда мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итеп җибәрәләр. Асавка авылында шундый очрак хәтердә калган. Баттып калган машинаны бер кеше шәхси техникасы белән килеп тартып чыгарып булышлык күрсәткән. Андый кешеләргә бик рәхмәтлебез, — дип хезмәтләренең катлаулы якларын да телгә алды Иске Балтач почта элемтә бүлекчәсе начальнигы Гөлүсә Мөбәрәкшина.

 

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас