Новости
9 июль , 09:25

Алдыңа килә икән...

Татар теле дәресе бара. Ибраһим Газинең “Йолдызлы малай” хикәясен укыган алтынчылар әсәр  буенча фикер алышалар. Хикәядә төп герой Илгизәр. Әсәрдә Бөек Ватан сугышы вакытында, үсмерләрнең сугыш уены сурәтләнә. Илгизәрнең беләгенә йолдыз төшерелгән була.

Хикәя  

Фашистлар килеп балаларны мәҗбүриләп окоп казыталар. Ябык гәүдәле пионер малай тирләгәч күлмәген сала. Ә аның беләгендәге йолдыз сурәтен күргән немец, елмая-елмая, Илгизәргә таба килә. Малай шул минутта үзенең хатасын аңлап ала. Күлмәген салып, ул бик ялгышкан, тик соң була шул инде. Башкисәрләр малайны подвалга ябалар һәм төрлечә җәфалыйлар. Малайның беләгендәге йолдыз сурәтен тиресе белән кисеп алалар. Шул тикле кансызлыкка да бирешмәгән Илгизәр, күзеннән яше дә чыкмаган. Үзәк өзгеч тавыш белән кычкырганда да әнисен, сеңелесен уйлаган...

Мөгаллимә өстәл артыннан торып укучыларына якынайды да, сорауларын бирде:

— Сугыш дигән афәт Илгизәргә гариплек алып килә, ул нинди көнгә төшә, укучылар?

— Илгизәр бер колаксыз, гомергә бетмәс яра эзе һәм җан ярасы алып чыга, — дип җавап бирде алгы партада утырган кыз.

— Илгизәрне җәзалап үтереп, фашистлар җиңәләрме?

Класста җаваплар яңгырады:

—Юк! Аның кыюлыгы, батырлыгы җиңә.

—Безнең совет сугышчылары горур, чыдам булганнар.

—“Бишле” сезгә, укучылар. Хикәяне аңлап укыгансыз. — Укытучы өстәле янына килде.  

—Алай ук булмагандыр, апа. Автор арттырып язган, — диде арткы партада утырган шук Наил.

Аны Илдар куәтләде:

—Арттырган, арттырган. Әкият язган, хи-хи-хи...

Башка укучылар да кушылып көлеп алдылар да, тынып калдылар.

—Көлмәгез, балалар, — диде мөгалимә. Аннары гел бергә йөргән, сәләтле булсалар да, укуда бик тырышмаган Наил белән Илдарга борылып:

—Юк, Наил, Илдар, сез хаклы түгел. Һәр дәвер кешесе үз иңенә төшкән авырлык, сынауларны үтә. Сезгә ул көннәрне үз иңегездә күтәрергә язмасын! Бер әсәр дә уйлап алып язылмый, тормыштан алып языла дип уйлыйм. Ялгышып та андый сүз сөйләмәгез, — дип кисәтте.

Наил белән Илдар бирешергә теләмәде:

—Арттырган, арттырып язган.

—Кеше укысын өчен шулай язган...

—Безгә эләксә күрмәгәнен күрсәтер идек фашистка, ә?

—Эләкмәс шул, безгә кадәр дөмектергәннәр бит инде. Өне тыгылган фашист калдыкларының... — Шулай сөйләнде ике укучы.

Бәхәсне дәрес тәмамлануын белдереп чыңлаган кыңгырау туктатты.

Мөгаллимә Лилия Әйделмановнаның елый-елый укыган “Йолдызлы малай” әсәрендә автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау; илебез халкының фашистларга каршы аяусыз көрәш алып баруы турында җанлы фикер алышу; явызлыкка каршы нәфрәт тәрбияләү максатларын куеп әзерләгән дәресе бәхәс тудырып тәмамлануы күңелен кырды. “Их, балалар,” дип калды шау-гөр килеп тәнәфескә таралышкан укучылары артыннан.

***

Бу хәл онытылган да иде инде. Сыйныф укучылары өчен белем учагында соңгы кыңгырау чыңлап, кыз һәм малайларны олы юлга чыгарды. Чыгарылыш кичәсен уздырырга Танып елгасы буендагы гүзәл урынга юлландылар. Шаярдылар, уйнадылар, көлделәр. Тын гына аккан елга өстендә аккошлар йөзә. Аларны күзәткәндә теләкләр теләделәр: “Бар да яхшы булсын!” Һәркайсы үз сукмагын табып тормыш юлыннан атлады. Егетләр армия хезмәтен үтеп кайттылар. Наил — артиллерия, Илдар ракета гаскәрләрендә хәрби бурычларын үтәделәр. Армиядән кайтуларына пешкән җиләк кебек өлгергән, юлларында очраган сылулар белән ярты ел аралашып, яратышып йөрделәр дә, үзләре сайлаган һөнәрләргә ия булуга гөрләтеп туй үткәреп өйләнеп куйдылар. Икесе ике шәһәрдә фатир алып, ике бала үстерәләр хәзер. Наил заводта эшләп йөри, Илдар Себергә вахта ысулы белән йөреп эшләүне сайлады.

Уйлары, серләре бер сабакташлар сирәк күрештеләр. Авылга кайтканда очраклы рәвештә юллары кисеште. Тормыш хәлләре турында сөйләшеп туймадылар.

Бәхет өчен адәм баласына ни кирәк? Сабакташларның ипотекага алган фатирларының бурычы түләнеп бетеп килә, балалар үсә, үзләрен аңлаган, көтеп алган тиң ярлары бар.  Тагын ни кирәк? Саулык, тыныч тормыш кирәк икән.

Дөнья гына тыныч түгел. Көнбатышның максаты – безнең илне көчсезләндереп, таркатып, ахыр чиктә бөтенләй юк итү. Алар, 1991 елда Советлар Союзын тар-мар итә алдык, хәзер Россиянең үзенә чират җитте, ул үзара дошманлашкан төбәкләргә һәм өлкәләргә бүленеп таркалырга тиеш, дип саный. Моңа юл куймас өчен Россия Президенты Владимир Путин өлешчә мобилизация игълан итте. Бу сүз аерым категориягә кергәннәрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә хезмәткә чакыруны күздә тота.

Өлешчә мобилизацияләү булгач, хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торган гражданнар чакырылырга тиеш, беренче чиратта, Кораллы Көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-исәп белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар алына.

Наил беренчеләрдән булып чакырылды. Себердән кайткан көннәрендә кулына повестка бирделәр. Ул моны көтә иде инде. Икенче көнне хәрби комиссариатка барды. Биш көн вакыт бирделәр. Җыенып, кирәк-яракларын барлап юлга әзерләнде.

—Бәлки, өйрәнергә генә җыялардыр. Озак та тотмый кайтарырлар әле... — Боегып калган күзләрендә өмет чаткылары сүнмәгән анасы улының иңбашыннан кочып елады.

Хатыны да яшеренеп мышык-мышык борын тартты.

—Елашмагыз. Үләргә китмим дә. Нык булыгыз. Балалар бар, — дип ике улы янында озаграк булырга тырышты Наил.

—Әти, син озаккамы? — диде алтынчыда укыган Надыйр.

—Әле әйтә алмыйм, улым. Син әниеңә тыңлаш. Апаеңа абый бул, — дип улының иңбашларыннан кочты.

Үсмер баш какты:

—Ярар, әти. Син озак булма анда. Тиз кайт.

—Тиз тайт! — дип бакчада үткән бәйрәмнән алып кайткан Россия флагын кулында селкеп әмер бирде өч яшьлек Кадыйр.

—Ярар, улым. Син әйткәч, шулай итәрмен. Син елама, яме, — Наил бәләкәченең битеннән үпте.

—Яааа...— дип җавап бирде сабый.

Кухняда тәмле каз шулпасы өлгерде, духовакага куйган итләр дә кызды. Сумкалар җыелып бетте...

***

Адәм баласы кыенлыкка түзә, рәхәтлеккә чыдый алмый, диләр. Әзерлек үткәндә нинди генә каршылыклар узарга туры килмәде булачак сугышчыларга. Зарланмадылар. Сугыш шартларында су эчендә дә, баткакларда да аунарга туры киләчәк. Ач йөрү, авырту, ару, эч пошу — барысы да онытылды. Ватанга хәвеф яный. Ил өстенә афәт якыная. Ә аларның балалары, гаиләләре бар. Кансызлык, имансызлыкның ояты юк. Ул курка белми. Аңа кеше җанын өзү, кеше канын кою ләззәт бирә. Фашизмнан да хәтәррәк, аннан күпкә яман нәрсә ул, нацизм. Аны тамырыннан юк итми  тыныч тормышка өмет итәсе түгел. Шушы уйлар берләштерде солдатларны. Арада нинди генә милләт егете юк?! Татар, башкорт, мари, урыс, удмурт, чуаш, казах, мордва... Барысы бер гаилә баласы кебек. Бер ана балаларыдай бер-берсенә иң якын сүз белән эндәшәләр: “брат”!

Туган-үскән җирләрен артта калдырып, чит өлкәләрдә тиешле вакыт сугышка әзерлек курслары үткәннән соң ерак юлга кузгалдылар. Алда нинди язмыш көтә аларны? Кайчандыр бабалары шулай Туган ил сагына басып дары исен татыганнар. Алардан соңгы буын Әфганстан, Чечня, башка кайнар нокталарда кораллы конфликтларда катнашкан. Егерме беренче гасыр уланнарының да иңнәренә утлы корал алдырды язмыш. Соңгы сулышларына кадәр алга барырлар. Алар да бирешмәсләр!

Утка тотылган шәһәрләрдән хәрәбәләр генә калган территориягә килеп керделәр. Урман эчендә туктагач, маскировкаланган хәрби машиналардан төштеләр. Тәүлекнең караңгы вакытларында окоп казыдылар, блиндаж төзеделәр.

***

Лилия Әйделмановна мәктәпкә килеп кергәндә коридорда хәрби киемдәге егет тормыш хәвефсезлеге нигезләре фәнен укыткан Гафур Мансурович белән сөйләшеп тора иде. Тел белгече яннарыннан тыныч кына узып китәргә уйлады.

—Әллә укучысын танымый да инде Лилия Әйделмановна? — диде Гафур Мансурович мөгаллимә үзләренә якынайгач.

Үз исемен ишеткән мөгаллимә туктап, ирләргә карады.

Каршысында какча гәүдәле егет басып тора. Камуфляж костюмда. Башындагы бейсболкасын салып кулына тоткан.        

—Танымыйм...— диде укытучы, кыенсынып.

Солдат кителенең күкрәк кесәсе өстендәге язудан фамилиясен укыгач, уянып киткәндәй булды:

—Наил? Синмени, балам?

—Әйе. Мин, Лилия Әйделмановна...— Солдат укытучысына кул сузды.

—Әй, Наил, Наил. Ни хәлләрдәсез, балам? — Лилия Әйделмановна ап-ак кулларын укучысының учына салды. Егетнең кулындагы яралардан калган шрамнар укытучының йөрәген өшетеп куйды. Мәктәптә укыгандагы киң күкрәкле егет яп-ябык малайга әйләнгән.

—Күреп торасыз, исәнбез, апа...

— Бик авырмы анда?

—Төрле чагы бар, апа. Бирешмибез.

—Ә хәтерлисеңме, Наил, дәрестә “Йолдызлы малай” хикәясен укыганнан соң фикер алышканда автор язганнарны уйдырма дип бәхәсләшкән идегез?

—Хәтерлим, апа... — Наил, гаепле кеше кебек, башын иде.

Лилия Әйделмановна сүз әйтә алмады, дәресенә ашыкты.

Гафур Мансурович Наилне үзе белән алып китте.

***

Наил мәктәптән чыгып урамнан аз гына атлаган иде, бер машина сигнал бирде. Борылып караса, сабакташы Илдар!

—Сәлам, яшьти! Исәнлек-саулыкмы?

—Әлегә исәнлек.

—Мин дә контракт төзедем. Бу атнада юлга кузгалам.

—Хуплыйм, дустым. Анда синең, минем кебекләр кирәк. — Наил, машина пыяласы аша сабакташының учына сугып алды.

—Исәнлектә очрашырга язсын! — дип Илдар кузгалып китте.

***

 Икесе ике юәнлештә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан сабакташлар чираттагы ялларында авылда очрашкач, Танып елгасы буена төштеләр. Бар дөнья яшеллеккә күмелгән. Тын гына агып яткан елга ярында үскән карамалар яшел күлмәген кигән. Тегендә артиллерия уты астында калган агачларның җимерек кәүсәләре генә куркыныч төс биреп утыра. Ә монда тыныч. Талларда кошлар сайрый. Элек булса, бу хозурлыкка игътибар да итмәсләр иде. Бүген карашлары үзгәргән, тормышка башка күзлектән караган кешеләр алар.

Беренче май бәйрәме көннәре булганадыр, якында гына яшьләр күңел ача, музыка кычкырталар, шашлык кыздыралар. Көлешкән тавышларын искән талгын җил еракка алып китә.

—Их, шушыларны, барып өстәлләрен туздырасы иде. Безнекеләр анда ут эчендәләр, болар монда күңел ачып яталар...— Илдар үзләре утырган агач эскәмиягә йодрыгы белән сугып куйды.

—Алай димә. Илдар,— диде Наил, тынычлыгын саклап.

—Ник әйтмәскә, әйтәм! Күпме безнең егетләр башларын сала. Ә алар монда... — ул бейсболкасы белән битен каплады да, авыр сулап куйды:

 — Иххх...

—Мондагылар без күргәнне күрмәсеннәр. Теләгән кадәр күңел ачсыннар, Илдар. Аларга да без күргәннәрне күрергә туры килсә, бетте дигән сүз. Бетте дигән сүз...

Илдарның килешми чарасы калмады:

—Анысы шулай...

Электән кулына сигарет алмаган Наил анда баргач көйрәтә башлады. Үзен тыныч тотарга тырышса да, каны кайный, тыны кысыла. Муены турысындагы төймәсен ычкындырып, сигарет кабызды, фронтташ дуслары арасыннан берәүнең башыннан кичкәннәрне сөйләп китте:

—Сафлар сирәгәйгәч, безгә яңалар кушылды. “Витя” позывнойлы егет ике ай әсирлектә булган. Аның сөйләгәннәрен ишетсәң?! Эссе суга бастырып җәфалаганнар, икенче көнне гел бастырып тотканнар. Үзләренең ил гимнын ятлатып, камерага җырлавын таләп иткәннәр. “Үтерегез, суегыз, асыгыз, мәңге эшләмим!” — дигән. Тагын нишләтеп була бу урысны дип баш ватканнар да, кулларына үтмәс пычак тотып корсагына тиресен кисеп “Z” хәрефе уйганнар. Безгә килгәндә ярасыннан кан саркый иде әле...

Илдар башын кагып тыңлап утырды. Аннары әйтеп куйды:

—Ә без мәктәптә укыганда хикәядә сурәтләнгән фашистларның кансызлыгын әкият дигән идек...

—Ә ул әкият булмаган. Әйткәнең алдыңа килә икән...

—Шулай икән шул...

***

Лилия Әйделмановна бу кайтуларында элекке укучыларын мәктәпкә очрашуга чакырды. “Батырлык сәгате”нә. Фамилияләренең өлешеннән алынган “Алим” белән “Хаким” позывнойлы сугышчыларны укучылар аягүрә басып каршы алды. Башта укытучы үзе сөйләде. Наил белән Илдарның мәктәптә тырышып укулары, тәртип ягыннан укытучыларына, ата-аналарына кыенлык китермәүләре турында балалар тыныч кына тыңладылар. Сораулар бирергә вакыт җитте.

—Ә сезгә, Наил абый, нинди батырлыгыгыз өчен зур бүләк бирделәр? — дип сорады уртадагы партада утырган күзлекле малай, ир-егетнең күкрәгендәге “Батырлык өчен” медаленә күрсәтеп.

—Сугышчан дустым авыр яралангач яу кырыннан алып чыккан өчен бирделәр.

—Ә дроннар еш очамы?

—Еш оча. Кайвакыт монда кошлар очкан кебек көтүләре белән күккә күтәреләләр.

—Алардан качып котылып буламы?

Бу сорауга Илдар җавап бирде.

—Башыңа төшсә, кырыс шартларга да яраклашасың. Менә мин яралангач, дустым минем өскә яшь усак ботакларын бәйләп, үзе мине аркасына салып шуышып алып чыккан. Шулай исән калганмын...

—Ооо, аркасына салып?

—Ууу, шушып алып чыккан?! — диеште үсмерләр.

Шул урында Наил җитдиләнеп калган балаларга карады:

—Укучылар! Сез сугыш турында язылган әсәрләр укыйсызмы, кинолар карыйсызмы?

—Әйе, укыйбыз, карыйбыз!

 —Анда сүрәтләнгән сюжетны уенга, уйдырмага алмагыз. Алар барысы да чын фактларга, булган хәлләргә нигезләнеп язылган, төшерелгән. Мин моны алгы сызыкта булган кеше буларак әйтәм. Без күргәннәр сезнең өлешкә төшмәсен!

Укучылар, баш кагып килеште.

Лилия Әйделмановна авыр сулап куйды. Элекке укучысының мәктәп елларындагы “Йолдызлы малай” хикәясен укыгач бәхәсләшкәнен егетнең беренче тапкыр ялга кайтуында яңартуына йөрәге чеметеп куйды: “Һаман онытмаган...”

  ***

Санаулы көн тиз үтә. Солдатларның якыннары аны озайтырга тели. Ә сугышчыларның тизрәк алгы сызыкта буласылары килә. Анда бит аларны иптәшләре, “брат”лары көтә!? Аларга ни дәрәҗәдә авыр икәнен үзләре генә белә. Зарланмыйлар, сиздермиләр, артыгын сөйләмиләр. Сорасалар да, кыска гына җавап бирәләр. Бер кабымны икегә, өчкә, ... бишкә бүлеп капкан сугышчан дуслары әле ни хәлдә икән?

Сугыш — сугыш ул. Аннан исән-сау хәлдә кайтуга гарантия юк. Ата-бабадан калган мөкатдәс бурыч — Ватанны саклау ир-егетләр иңенә йөкләнгән.

Анасын тынычландырып гаиләсенә ашыкты Наил.

Хатыны да көтеп зарыккан. Унбиш ел бергә яшәгән, серләре уртак кешесе эшеннән сорап кайтып сөйгәненә тәрбия, хөрмәт күрсәтте. Наил үзе дә барысына да өлгерде. Гаиләсенә биргән вәгъдәсен үтәде. Бергәләшеп  Казанга барып кайттылар, күп вакытын гаиләсенә багышлады. Төннәрен мәхәббәтләрен яшәртеп бер-берсенең җылысын тоеп, татып калырга ашыктылар. Соңыннан үкенерлек булмасын! 

*** 

Иртән Наил юлга кузгалачак. Күпне аңлый башлаган Надыйрын чакырып алды. Мәктәп, уку хәлләрен сорашты. Уңай җаваплар ишетеп сөенеп куйды.

—Улым, син хәзер зур. Мин сөйләгәннәрне яхшылап тыңла. Минем кайда икәнне беләсең. Аннан кайта алмаганнар да бар. Язмышка нәрсә язылганы да билгесез. Бер-бер хәл булса, елап йөрмә. Егет була бел. Әниеңә, энеңә син терәк булып каласың. Бирешмә...—Улының аркасыннан сөйде.

Малай, тын да алмый әтисен тыңлады.

—Мин баргач синең номерны үземнең командирга бирәм. Сине безнекеләрнең чатына кертерләр. Минем белән берәр хәл булса, шушы медальондагы номер буенча эзләп табачаклар. Шушы саннарны исеңдә калдыр. Телефон экранында таныш саннар ялтыраса, шундук хәбәр бир. Мине кайтарырлар. Яхшылап җирләрсез. Аңладыңмы, улым?

—Аңладым, әти...— дип пышылдады Надыйр. Күзләренә тулган яшьләрен әтисенә күрсәтмәскә тырышты.  

—Рәхмәт, улым. Бәхетле бул. Нык бул. Курыкма. Курыкмаска өйрән. Тормыш аяусыз ул. Без үткән юлга сезне бастырмасын язмыш! Шуның өчен соңгы сулышыма кадәр көрәшәчәкмен! Без җиңәчәкбез! Сугыш — иң зур бәхетсезлек ул, улым!

***

Надыйрны әтисенең сүзләре олыгайтып җибәргәндәй булды. Ул хәзер әнисенең төп ярдәмчесе, энесенә зур терәк, үрнәк. Телефонда утырып соңгы яңалыклар белән танышып бара. Зәңгәр экраннардан СВО зонасындагы солдатлдарны күрсәтә башласалар, яшерен генә елап та ала. Кадыйрга да зыян итсә элеккечә ачуланмый. Бәләкәй бит әле. Аның шаярыр, уйнар чагы. Көйсезләнә башласа, сүзен тапты:

—Елак малайны үскәч армиягә алмыйлар. Син еласаң әтиләргә кыен була. Елама, Кадыйр!

Иреннәрен бүлтәйтеп мышык-мышык килгән малай шундук тынычлана.

—Әттәгә әйбәт, әттәгә әйбәт, — дип күзләрен сөртә, төшә башлаган ыштанын күтәреп куя.

—Әйе, син әйбәт булсаң, әтигә дә әйбәт, рәхәт, җиңел була.

 Дәресләренә яхшырак әзерләнә Надыйр. Аз сүзлегә, уйчанга әйләнде.  Ә бер көнне телефонына хәбәр килде. Аны әтисе әйткән чатка өстәгәннәр. Малай, көн дә иртән уяну белән ятлаган саннарны күрсәтмәсәләр ярар иде, дип тели.  Соңгы арада әтисе шалтыратмый да... Наил, үзен алда ни көткәнен аңлаган, күрәсең. Бер ай узуга... телефон экранында таныш саннар йөгереп үтте.

—Безнеке! — дип кычкырды Надыйр. Әтисе аңа еламаска кушты. Ул җебеп тормаячак. Ул да бирешсә, әнисенә икеләтә авыр булачак.

Кайгылы хәбәр алгач, авылдан зур әниләре дә килде. Күрешкәч елап алдылар. Зур әнисе, әтиләренең фотосурәтен кулына алып такмаклап елады:

Наил ничә яшендә?

Кипкеләре башында.

Наил улым һәлак булды

Утыз алтынчы яшендә...

Көйләп туктагач:

—Иии, язмышы шулай булгандыр, маңгаена язылгандыр...— дип куйды да, Кадыйр янына барып ятты.

Кадыйр белән зур әниләре йоклагач, әнисе белән Надыйр, тагын утырып еладылар. Елап туктагач, әнисе улының күзләрен сөртте:

—Җитте, улым, еламыйк. Елап кына берни үзгәртә алмабыз. Бер безгә генә килгән бәла түгел. Ил өстенә төшкән бәла. Әтиеңнең исеменә тап төшәрмәслек итеп яшик, улым. Әтиегез тыныч тормыш өчен корбан булды. Ул — герой, безнең горурлык. Аның төсе булып сез калдыгыз. Бирешмик, балам. Йокларга ятыйк. Әтиегезне зурлап озатырга кирәк.

Ике атна узуга Наилне кайтардылар. Батырны хөрмәтләп җыйдылар. Кайгы уртаклаштылар. Аларга күп кеше җыелды. Еладылар, кайгырдылар. Надыйр кеше алдында еламаска тырышты. Нәни Кадыйр гына әле үзләре өлешенә төшкән фаҗигане аңламый. Кулына әтисе алып биргән истәлек — уенчык атоматын тоткан малай, ишетеп откан сүзләрне кабатлап, кайгы уртаклашып килгән кешеләргә Россия флагы капланган табут өстендәге әтисенең кара тасма тартылган фотосына күрсәтеп:

—Бу — әттә... Аны фашист үтегән. Ә мин фашистның үзен үтеәм: да-да-да-да-дах!—дип автоматын күккә төбәп “атып җибәрде”... 

Син, фашизм, безнең ил халкын җиңәрмен дип уйлама. Бүгенге буын ир-егетләрен юк итәм дип шапырынма. Алар артында уланнар үсеп буй җиткерә. Наилдә дә, Илдарда да икешәр малай үсә! Андый ил синнән мәңге җиңелмәс!

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас