Новости
8 Июля , 11:47

Гаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь гаиләләр хөрмәтләнде

Республикабызда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә елында узган тантанада гаиләләр шатлыгын район Хаикмияте башлыгы урынбасары Инзилә Гасыймҗанова уртаклашты.

Гаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь  гаиләләр хөрмәтләндеГаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь  гаиләләр хөрмәтләнде
Гаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь гаиләләр хөрмәтләнде

—Сез барыгыз да Балтач райноында туып-үскән, белем алып, һөнәр, белгечлекләр алып шушында төпләнеп, гаилә корып, балалар үстереп яшәгән кешеләр. Озак еллар дәвамында салган хезмәтегез дәрәҗәләргә күтәргән. Сезне илебездә рәсми рәвештә билгеләнгән “Гаилә, мәхәббәт, тугрылык” көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев исеменнән котлыйм. Алдагы көннәрдә сәламәтлектә, балалар, оныкларыгыз куанычында яшәгез, — диде Инзилә Әдип кызы һәм гаилә юбилярларына Республика Башлыгы Радий Хәбировның Котлау хатын һәм бүләген тапшырды.

Зур, бай тормыш һәм хезмәт юлы үткән парлар раойныбызның төрле авылларыннан җыелган. Түбән Сикияз авылыннан Роза һәм Зәки Мифтаховлар, Түбән Иванайдан Валентина һәм данис Каляевлар, Көнтүгештән Рәзинә һәм Ләбип Галәветдиновлар, Сәйтәктән Лена һәм Радис Шәйнуровлар, Мишкәдән Римма һәм Леонид Ижбулдиннар, Көндәшледән Гөлсинә һәм Хәнифьян Вәесовлар, шул ук авылдан Гөлсинә һәм Әнәс Сәитовлар. Алып баручылар Гөлназ Шәрифуллина һәм Айдар Сираев үрнәкле гаиләләрнең узган хезмәт юлы белән кыскача таныштырып үтте.

Алар барысы да моннан илле ел элек гаилә корган, төрле тармакларда хезмәт салып 37, 40, аннан да озак елларга тиң хезмәт стажы туплап хаклы ялга туктаган.

Тантанада күптән түгел генә законлы никахларын теркәгән Айгөл һәм СВО втераны Айдар Кашаповлар, Иске Тимкә авылыннан егерме ел элек кавышкан, тугыз бала тәрбияләгән Лилия һәм Ильяс Шәңгәрәевлар, Иске Балтач авылыннан ун ел элек өйләнешкән Гөлшат һәм Илшат Нуркаевлар, Иске Балтачтан күптән  түгел генә өченче сабыйлары туган Ләйсән һәм Айдар Глимҗановлар да бар иде. Аларга да бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырылды.  

Тормышның сикәлтәле юлларыннан узганда абынмый, аның ак һәм кара полосаларын кичерү өчен нинди сыйфатларга күбрәк ия булырга кирәк? Бәйрәмнең икенче өлешендә ярты гасыр гомерне кулга-кул тотынышып үткән чал чәчле, түбәтәйле абыйлар, яулыклы апалар яңа гына гаилә корган парларга үз тәҗрибәләрен уртаклашты.

Бәйрәмне район мәдәният сарае артистлары, Роза, Зәки Мифтаховлар һәзм башкалар чыгышы музыкаль яктан бизәде.

 

Гаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь  гаиләләр хөрмәтләнде
Гаилә көнендә Балтачта гаилә юбилярлары, яшь гаиләләр хөрмәтләнде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас