

Каты тышлыктагы 144 битлек бу матур җыентык 2026 елда Казан шәһәрендә үзнәшер юлы белән 150 данә күләмендә дөнья күргән.
Авыл тарихына багышланган китап, автор билгеләгәнчә, йөз елдан артык элек барлыкка килгән авылның галди халкына, Бөек ватан сугышында катнашканнарга, гомерләрен биргәннәргә, солдатларның һәм тылда эшләүчеләрнең батырлыгына хәтер һәм хөрмәт күрсәтү йөзеннән төзелгән. “Бер авыл тарихы аша бар авыл халкы тормышын яхшырак аңлап, илнең дә, җирнең дә киләчәген күзаллар укучыбыз, дип язылды, авыл кешесенең рухи байлыгы: түземлелеге, сабырлыгы, кешелеклелеге, кунакчыллыгы, хезмәт сөючәнлеге, Ватанга тугрылыгы яшьләргә үрнәк булыр дип уйланылды. Авылларны саклап алырга ярдәм итәлсә иде бу күмәк эшебез, дип хыялланылды”, — дип яза автор.
“112 еллык тарихы булган Яңа Мәнәгәз (бүген – Мәнәгәз) авылында беренче булып килеп йортлар салган кешеләрне белүчеләр кими бара. Әмма аларның исемнәре заман җилләрендә югалырга тиеш түгел, чөнки колхоз төзелә башлаган катлаулы чорларда, сугыш барганда, сугыштан соңгы авыр вакытларда алар күп нужалар күреп яшәгәннәр, батырлык күрсәткәннәр. Җиңү көне килүгә зур өлеш керткәннәр. Авыллар — илне, хәтта җирне дә тотып торучы, диләр. Халыкның яраткан җырчылары, язучылары — авылларда үсеп тәрбия алган кешеләр. Авылда гаиләләрдә биш-алты, хәтта сигез-тугыз бала табы үстергәннәр. Аларны тормыш мәйданында оныту, хәтер һәм хөрмәт күрсәтмәү, авылларны бетерү һич тә дөрес булмас! Шул уй белән без, Мәнәгәз авылында яшәүче туганнар, дуслар белән җиң сызганып эшкә керештек. Ә инде авылның горур чыршы, нарат урманнары, инеш-чишмәләре, болын-кырлары безгә дәрт өстәп тордылар” , — дип яза Әлфия Зия кызы китапка кереш сүзендә.
Гасырдан артык тарихка ия Мәнәгәз авылы Башкортстанның Тәтешле районы Калмияр авыл советына кергән. 1959 елга кадәр Асауды авыл советына караган авыл 1960 еллардан Бигәнәй авыл биләмәсенә керә. Авылда башкоррт милләт вәкилләре яши.
Халык санының Мәнәгәздә дә, кызганычка каршы, кимүе күзәтелгән. 1939 елда авылда 301 кеше яшәсә, 1959 елда халык саны 94 кешегә калган, 1989 елда инде —34, 2002 елда —31, 2010 елда — 44, 2019 елда —30 кешегә тиң булган. (Бу мәълүматларны автор Тәтешле энциклопедиясеннән алганлыгын күрсәткән). 2026 елның 1 гыйнварына авылда 22 кеше, башкорт милләт вәкилләре яшәгәнлеге әйтелгән авыл турында китерелгән белешмәдә.
Китап җыйнак кына булса да, күп мәгълүмат сыйдырган. Автор аны җиде бүлеккә бүлгән. “Төрле җилләр кагыла авылга” дигән бүлектә авылга нинди авыллардан кайсы елларда ни өчен күченеп килүчеләр турында бәян ителә. Беренче нигезләүчеләрнең исемнәре китерелә (авылга нигез салучылар Кашафетдин, Шәймөхмәт Тайпов һәм Нух Тагараев була), халыкның төп шөгыле җир эшкәртү, иген игү турында сүз алып барыла. Авылның исеменә килгәндә, аны нигезләүчеләр күпчелек Балтач районының Мәнәгәз аваылыннан булгач Яңа Мәнәгәз дип атала.
Бер урамлы авылда 34 йорт барлыкка килә. Авыл үзе бер колхоз булып яши. Вакыт узган саен анда клуб, колхоз идарәсе, башлангыч мәктәп, ат, сарык фермалары, ындыр табагы, умартачылык, яшелчә саклар өчен кар базы, тимерлек төзелә. Авылда кибет булдырыла, анда Гашия Нухова эшли.
Тормыш кайнап торган авыл ниндидер сәбәпләр белән Тәтешле районына кушыла, “Танып” колхозы белән берләштерелә...
“Бөек Ватан сугышы чоры” бүлегендә зур булмаган авылдан 42 кешенең фронтка алынуы һәм 22сенең батырларча һәлак булуы, аларның һәм исән кайткан 20 кешенең исемнәре китерелә. Тагын бер кыйммәт игътибарны җәлеп итә. Автор туган якларына Җиңү яулап кайткан 14 авылдашының төрле яшьтә төшкән фотосурәтләрен дә тапкан һәм шушы бүлеккә керткән. Тиңсез бәһага ия кыйммәт бит бу! Җыентыкны авторның үзе иҗат иткән шигырьләр белән тулыландыруы бик отышлы.
Китапны битлим. “Илне үзгәртеп кору еллары” бүлеге белән танышам.
1990 еллар. Советлар Союзы дип аталган бөек ил таркалгач, илдә башка тормыш башлана. Төпкелдәге Мәнәгәз авылын да урап узмый ул. Тормыш көтү авырлаша. Колхоз таркала, Мәктәп, ФАП ябыла. Күп ир-егетләр чит җирләргә йөреп эшләүгә күчә.
2022 елда илебездә игълан ителгән махсус хәрби операциягә 1975 елда туган Рамил Әкрам улы Миңнегалиев юллана. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен “Батырлык” ордены белән бүләкләнә (һәлак булганнан соң). Аның исеме авылдагы обелискка уела.
Бүген авылдагы 8 йортта 22 кеше яши. Төшенкелеккә бирелергә ашыкмый алар. Авылда җыелышып мәчет төзиләр. Читтә яшәгән авылдашлар акчалата ярдәм күрсәтәләр, авылдагылар Аллаһ йортын үз куллары белән булдыра.
2024 елда авылда Бөек Ватан сугышында һәм СВО зонасында башларын салган авылдашлар истәлегенә обелиск та тергезә алар.
“Мәнәгәздә бүгенге көндә романтик йөрәкле кешеләр яши. Авылларының исемен баганага яздырып куйгач, алар авыл башында кечкенә бакча да утырттылар. Алмагачлары, грушалары инде чәчкә дә күрсәтә башлады. Монда йөрәкләрен ачып, мәхәббәт кошлары сайрый, күбәләкләр бии шатланып, зәңгәр җилләр исә, күкләр күкрәп, яңгырлар явып уза. Йөрәктә бу авылның киләчәге бар дигән уй туа! Онытылмаслык матур күренеш: тирә-якка нур-яктылык өстәп, авылга кергәндә сине җимеш бакчасы каршы ала! Бу бакчагыз, яшәешнең серен ачып, матур истәлек, мәңгелекнең мизгеле булып, шаулап үсеп утырсын!”— дип яза автор. Һәм авыл халкының һәр эштә бердәмлеген күрсәтә. Ял да итә белә мәнәгәзлеләр. Автор китапны авылдагы истәлекле мизгелләрне туктаткан, авылдашларының һәм узган чараларның фотолары белән дә баеткан.
“Авылның старостасы” бүлегендә староста кебек җаваплы эшне үз иңнәрендә алып барган Резида Дәүләтгәрәеваның үзе, тормыш юлы һәм авылдашлары белән берлектә башкарган зур эшләре белән танышабыз.
“Авылдашларны барлыйбыз” бүлегендә һәр йортта яшәгән кешеләрнең тормышы, хезмәте сурәтләнә.
“Хушлашу авазы” бүлегендә автор мондый юллар яза: “Бер кеше гомере эчендә тормыш бик күпкә үзгәрә икән, һәм ул шулай булырга тиеш тә! Әмма кеше тарихын онытырга тиеш түгел! Тарихны белгәннең киләчәге бар, диләр. Аеруча бүгенге катлаулы тормышта кеше телефон, компьютер, шәһәрнең гаугалы тормышыннан туеп, авылда яисә дачада ымсындыргыч сер эзли. Бүгенге көндә дә күңелгә саф сулы табигатьтән, ирекле терлекләрдән, канатлы кошлардан көч-хәл алу кирәк”.
“Чишәлмәгән сер калды” бүлегендә бер төркем авыл кешеләренең фотосы урын алган. Артына 1935 елгы фото дип язылган истәлек алда янә дә истәлекләрне барларга, эзләнергә чакыра.
Китап белән танышканнан соң, авторның алдына куйган макатына һичшиксез ирешкәнлегенә инанасың.
Якташыбызны зур эш башкарып чыгуы белән котлап, алдагы тормышында саулыкта, тыныч тормышта тагын да илһамланып иҗат итүен телик.