Новости
2 июль , 11:20

Шәһәрләр үсә, ямьләнә

Салаватта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дзержинский урамындагы аллеяны төзекләндерү проекты белән танышты. Аны «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты һәм «Уңайлы шәһәр мохите» төбәк проекты кысаларында үткәрәләр.

Шәһәрләр үсә, ямьләнәШәһәрләр үсә, ямьләнә
Шәһәрләр үсә, ямьләнә

Башкортстан Башлыгы тарафыннан 2025 елның февралендә үткәрелгән «Җәмәгать киңлекләре сәгате» йомгаклары буенча 2026 елда республика бюджетыннан җәмәгать территориясен төзекләндерү проектын гамәлгә ашыруга 100 млн сум акча бүлү турында йөкләмә бирелде. Подрядчылар бу елның җәендә үк эшли башлаячак.

Салават шәһәре хакимияте башлыгы Марат Заһидуллин Дзержинский урамындагы аллеяны һәм аның тирәсендәге территорияне төзекләндерү проектының башта «Салават: семь сновидений сквозь явь» проектына кертелүе турында сөйләде. Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенрусия конкурсында җиңүче проект кысаларында Ленин мәйданына тротуар плитәләре түшәлде, Первомайская урамындагы үзәк аллея төзекләндерелде. Анда эре агачлар, күпьеллык куаклар, чәчәкләр утыртылган, газон үләне чәчелгән; кабель челтәрләре һава линиясеннән җир асты линиясенә алыштырылган, гирлянда рәвешендә декоратив яктырту, яктылык арт-объектлары һәм тукталыш павильоны булган «Визит-үзәк» урнаштырылган; видеокүзәтү системасы кертелгән. Шулай ук кече архитектура формалары куелган.

Ә Дзержинский урамындагы аллеяда видеокүзәтү системасын монтажлау, кабель челтәрләрен һава линиясеннән җир асты линиясенә алыштыру; гирляндалар рәвешендә декоратив яктырту урнаштыру; экологик парк җиһазларын яңарту; территорияне өстәмә яшелләндерү, җәяүлеләр кичүләрен модернизацияләү планлаштырыла.

Автор:
Читайте нас